Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рубис Зарипов: «Мин – төрмәдә эшләп кайткан җырчы» - ВИДЕО

Чаллыда Рубис Зарипов исемен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Хезмәт-төзәтү колонияләрендә (отряд башлыгы, оператив бүлек башлыгы, оператив режим буенча директор урынбасары. – З.Г.) эшләп, 38 медаль, күкрәк билгесе һәм Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән фидакарь кеше ул. Отставкага чыккач, Чаллыга кайтып, гармунда уйнап, моңлы җырлары белән концерт-кичәләрне бизәде. Үз хисабына төрле жанрдагы 37 китап чыгарды. Моннан тыш, әле ул штанга күтәрү буенча спорт мастеры да. Заманында ул җырчы Габделфәт Сафин үткәргән республикакүләм татар халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп, Алтын акчарлак сыны иясе дә булды.

– Габделфәт Сафин концертында чыгыш ясагач, Сезне Илһам Шакировтан да моңлырак җырлый диделәр. Нигә җырчы булмадыгыз? 
– Без Тукай районы Теләнче Тамак авылы мәктәбендә Илһам Шакиров белән бергә укыдык, бергә әвәрә килеп, җырлап үстек. Мин кечкенәдән гармунда уйнап, җырлый идем. Әмма язмыш мине бөтенләй башка якка алып китте. 1961 елда армиягә киттем. Илһам консерваториягә укырга кергәч, аны армиягә алмадылар. Мин Грозныйда хезмәт иттем, бервакыт шунда Илһам гастрольгә килде һәм миңа: «Кайт та, консерваториягә кер, җырчы бул», – дип киңәш итте. Озак та үтмәде, Кариб кризисы башланып китте. Безгә югары ук йортларының әзерлек курсларына укырга керергә рөхсәт иттеләр. Мин консерваториягә керергә әзерләнә башладым. Тик тормыш без теләгәнчә генә бармады. Бер көнне чакырып алдылар да: «Демобилизация булмый. Илнең хәрби-хокукый базасын ныгытырга кирәк, без сезне хәрби училищега  җибәрәбез», – диделәр. Шул рәвешле мин Вильнюстагы хәрби-юридик училищены тәмамлап, юрист-хокук белгече һөнәре алдым. Аннары мине Удмуртиянең хезмәт белән төзәтү колониясенә эшкә җибәрделәр. Шунда 30 ел гомерем узды. Биредә Рафиягә өйләнеп, ике кыз үстердек. 
– Төрмәдә эшләсәгез дә, гармунга, татар моңына хыянәт итмәгәнсез...
–  Бервакыт 4-5 татар малаеның гармун уйнаганнарын ишеттем дә, яннарына килеп, үзем дә гармунны сузып җибәрдем. Егетләр уйнап, җырлавыма шаккаттылар. «Начальник, нигә җырчы  булмадыгыз?», – диделәр. Аннары үзешчән сәнгатьтә актив катнаша башладым. Эчке эшләр министрлыгы оештырган бәйгеләрдә чыгыш ясап, күп тапкырлар җиңү яуладым. 
– Газета битләрендә тәрбия темасына бик күп мәкаләләр бастыргансыз?
– Парторг итеп  тә куйгач, тәрбия эшенә аеруча игътибарлы булдым. «Комсомолец Удмуртии» газетасына хикәяләр, материаллар яздым. 30 елга якын каты режимлы колониядә эшләү дәверендә бик күпләрне туры юлга чыгардым. Күбесенең срогын кыскартуга ирештем. Иреккә чыгып, гаилә коргач та туйларына, туган көннәренә чакыручылар күп булды. 
– Колониягә эләгүчеләрне туры юлга кертү җиңел булмагандыр? 
– Төркемнәр оештырып, колониядәге тормышны үз кулларына алырга теләүчеләр күп булды. Алар белән сөйләшә, аңлата торгач, фикерләрен үзгәрттем. «Төзәлгән» егетләр рәхмәтле булып киттеләр. Мәсәлән, 25 елга хөкем ителгән Борис Пермяков. Ул 4-5 тапкыр утырып чыгып, Можга белән Ижау арасында кешеләр талап  безгә китерелде. Сөйләшеп, аңлашкач ул тәртибен яхшыртты, тырышып эшләде.  Бориска бәхет елмайды: тәртипле тоткыннарның вакытын 10 елга кыскарту турында канун чыкты. Ул иреккә чыгып, өйләнде. Ижау предприятиесендә хисапчы-икътисадчы булып эшләгән Иван Сергеенко язмышы да гыйбрәтле. Аны Якутиягә колониягә җибәрәләр, тоткыннар арасында ниндер махинация ясый да, срогын арттыралар. Ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ ата-аналары булган тоткыннарны туган якларына кайтыру турында канун чыккач, аны безнең колониягә кайтардылар. Ул –  төпле белемле, көчле икътисадчы иде. Мин аны төркемнән аерып, тәрбиягә алдым, мебель ясау цехына эшкә керттем. Тырышып, намус белән эшләде, диван, өстәл, урындыкларны сыйфатлы итеп ясау буенча рационализаторлык тәкъдимнәре кертте. Аның да срогын кыскартып, 10 елга калдырдылар. Вакытын тутырып иреккә чыкты. 
– Ул бит колониягә кире кайткан.
– Әйе, тәрбияче булып килде. Аны яшьләргә үрнәк итеп куеп, бергәләп, бик күп тоткыннарны тәртипкә утырттык, алар тырышып эшләп, ата-аналарына күп акча җибәреп тордылар. Араларында машина алырлык акча эшләп киткәннәре дә булды. Сергеенконы мебель фабрикасына мастер итеп куйдылар. 
– Татарстан кешеләре бар идеме?
– Төрмәләрдә бунт ясаган тоткыннарны бөтен СССР буенча тараталар иде. Казаннан бер татар егетен безгә китерделәр. Башта кагыйдәләргә буйсынасы, башын иясе килмәгән иде. Аннары безнең белән килеште, мебель цехында тырышып эшләп, әнисен акча белән тәэмин итеп торды. Аны 1986 елда Чаллыда очраттым. Үзе килеп эндәште. Хатынына: «Шул начальник туры юлга кертмәсә, хәзер синең белән яши алмаган булыр идем», – дип минем белән таныштырды. 
– Гаделсез хөкем ителүчеләр очрадымы?
– Булды. Бик күп эшләрне өйрәнеп, хөкем карарын үзгәрттереп, кешеләрне иреккә чыгаруга ирештем. Сарапул мебель  фабрикасында баш технолог булып эшләгән Клюевны мошенниклыкта гаепләгәннәр. Аның белән аралашкач бик акыллы, төпле белгеч икәнен белдем, гаепсезлеге раслангач, иреккә чыгардылар. Миңа рәхмәт әйтеп кайтып китте. 
– Белүемчә сез колониядә мәктәп, һөнәри белем бирү училищесы да ачкансыз бит.
– Әйе, хатыным Рафия шунда укытучы булып эшләде. Һөнәр училищесында токарь, эретеп ябыштыручы белгечлекләре алдылар. Срокларын тутырып, иреккә чыканнарны үзебез заводларга эшкә урнаштырдык. 
– Татар авылында туып-үскән кешегә бу кадәр эшләрне башкару җиңел булмагандыр?
– Русча начар белгәч, башта политсәгатьләр, тәрбия дәресләре алып бару авыр булды. Әмма тырышлык белән кыенлыкларны җиңдем. Макаренко, Сухомлинский кебек педаголарның хезмәтләре өстәл китабы иде. 
–  Туган телне, моңны ничек саклап калдыгыз ?
–  Татарлыгым минем каныма сеңгән. Әнием тәрбияче иде. Бездә укытучылар фатирда торды. Туган телне камил белүем, әдәбиятны яратуым өчен мин татар теле укытучысы – патриот шагыйрь Абдулла Алишның сеңлесе Илсөяр Сункишевага рәхмәтлемен. Колониядә эшләгәндә Удмуртиядә татар иҗтимагый үзәге оештырдым, аның уставын яздым, беренче корылтаен үткәрдем. Татар анасамбле оештырып, концертларда чыгыш ясадым, бәйгеләрдә татарча җырлап, җиңдем. Татар җырларына башка милләт вәкилләрен дә гашыйк итә алуым белән үземне чиксез бәхетле саныйм. 
– Отставкага чыккач, сезне бер укучыгыз үзе янына Мәскәүгә хәрби эшкә чакырган...
– Әйе, андый тәкъдим булды. Әмма мин туган ягыма кайтып, халкыма хезмәт итүне өстен күрдем. Чаллыга кайтуга легендар Гөлзада Рзаева концертларда, бәйрәмнәрдә җырлата башлады. Шуннан бирле җырдан, моңнан, гармуннан  аерылганым юк. Чыгышларымны җылы кабул итәләр. Татар теле, татар җыры мине кеше итте. 83 яшь белән барсам да, күңелем һаман җырлый минем. 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация