Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туена рәхим итегез!

Сабан туе - татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу...

Җир шары буйлап атлаган милли бәйрәмебез бу көннәрдә татарлар яшәгән һәр илдә, һәр төбәктә үтә. 13 июньдә инде аны зурлап гүзәл калабыз - Яр Чаллыбызда да билгеләп үтәбез.

Быел Сабан туе ике урында - "Яр буе" мәйданында һәм ипподромда уза. Аларның һәркайсында да бәйрәм концерты, милли уеннар һәм спорт ярышлары үтә. Оештыручылар белдерүенчә, Сабан туеның абсолют батыры бу юлы автомобильсез калмый. Шулай ук өч призлы урынга лаек булган көрәшчеләрне - абсолют батырны, яшүсмерләр арасында җиңүчене һәм мөмкинлекләре чикләнгән спортчыны - Сабан туена дип махсус симертелгән шәп тәкәләр дә көтә.

Бәйрәмебездә "Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары да катнаша. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, Яр Чаллыда бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра. Анда чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары, шулай ук шәһәр җитәкчелеге ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый ала. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә.

Гомумән, "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраст- руктурасы булган Россиянең спорт баш¬каласы. Республикага Россия генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итә.

"ЯР БУЕ" ПАРКЫ МӘЙДАНЫНДА:

10.0 - "Әкият" мәйданчыгында бәйрәм тамашасы.

11.0 - Тантаналы ачылу. "Шушы яктан, шушы туфрактан без" театраль тамашасы, концерт.

12.30-16.00 - Милли көрәш, халык уеннары.

19.0 - Татарстан Республикасы һәм Чаллының танылган артистлары катнашында концерт.

22.0 - Бәйрәм фейерверкы.

ИППОДРОМДА:

11.00 - Тантаналы ачылу. Ат чабышлары.

11.30-14.30 - Халык уеннары

Татарстан Республикасы һәм Чаллының танылган артистлары катнашында концерт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев