Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесендә җиңгән сылуны быел нинди бүләк көтә?

Гүзәлләребезгә финалга чыгарга санаулы гына көннәр калып бара.

Бүген алар репетицияләргә йөриләр. Танылган артистлар, режессерлар, хореографлар, сәхнә белгечләре, модельерлар аларны сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклегенә, сәхнә теленә, биергә-җырларга өйрәтәләр. Кыскасы, гүзәлләребез мастер –класслар үтәләр.

“Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесе 20 июньдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 19.00 сәгатьтә башлана. Ул быел 25 тапкыр үткәрелә.

Кызларның барысына да номинацияләрдә бүләкләр тапшырылачак. Бүләкләргә алтын-көмеш бизәнү әйберләре, милли бизәкле бил бау-хаситә дә керә. Ә “Сабантуе гүзәле-2018” енә туристик фирмадан юллама алу өчен сертификат биреләчәк. Җиңүче кайсы илгә, кайда барырга тели шуны үзе сайлаячак.

“Шәһри Чаллы” -Сабантуе гүзәле-2018” бәйгесенең рәсми мәгълүмати партнеры. Безнең сайтта гүзәлләребез өчен тавыш бирү дәвам итә. Тавышны  http://shahrichalli.ru/contest/saban-tue-gzle-2018-tavysh-biregez сылтамасы аша кереп биреп була. Без аңа нәтиҗәне 20 инюнь көнне көндезге 12.00 дә ясаячакбыз.

Гадел юл белән иң күп тавыш җыйган сылуларыбызны (1–2 урын) элиталы матурлык салоннарына кыйммәтле сертификатлар көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев