Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы» кулдан-кулга йөри

Рус мәктәбен тәмамлаган Роза апа башта авыргарак төшсә дә, хәзер ияләшкән, бик кызыксынып укый.

Чаллыда яшәүче Роза апа белән Рафис абый Закировлар «Шәһри Чаллы»ны быел гына укый башлады. Чөнки почта начар эшләгәч, газета килеп җитми иде. Мәрхәмәтле иганәчеләр алар караган Үзәк районы инвалидлар оешмасы вәкилләрен газетага яздырды. Роза ханым хәзер шуннан үзе барып ала. Үзләре укыгач, шәһәрдәшләребез аны 40 елдан артык бер йортта яшәүче күршеләренә кертә, ә алары җыеп туганнарына илтә икән. Гыйбрәтле язмышлы Газизовлар гаиләсе белән укучыларыбызны да таныштырасыбыз килә. 

Районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Роза Вәлиева: «Үзе мохтаҗ булса да, җәмгыять оешканнан бирле башкаларга ярдәм итә, һәркем турында хәбәрдар, актив», – дип сөйләде Роза апа Газизова турында. Килеп керүгә үк бик тыйнак һәм сабыр күренде ул миңа. Әңгәмәдәшем калын пыялалы күзлеге аша карашын төбәп, игътибар белән тыңлый – мин язмышы турында сорашам. 

Роза апа Чаллы (хәзер Тукай) районы Куады авылында туып үскән. Әтисе участок милиционеры булып эшләгәч, аларның гаиләсе Түбән Суыксу авылында да, Яңа Мусабайда да, Мәләкәс, Красный Ключта да яшәп ала, соңыннан алар Чаллыга күчә. Шәһәребездәге 1нче мәктәпне, аннары Кызыл Хач җәмгыятенең ике еллык курсларын тәмамлап, терапиядә, балалар консультациясендә эшли.

1968 елны ул Калмаш авылы егете, Оренбургта танк училищесын тәмамлап кайткан Рафиска кияүгә чыга. Түбән Камада яшиләр. Бәхетләренә, озак та үтми, яшь гаиләгә фатир бирәләр. Тик тормыш сынау арты сынау да әзерләгән булып чыга. Авыру булып туган кызлары озак яшәми, үлә. Кайгыдан арынырга өлгермиләр, башка яктан бәла килә. 80нче елларда ире Рафис Ташкентка барып күпләп бәрәңге сатып кайта. Моңа кызыккан туганнары аны тагын барырга үгетли. Круглое Поле станциясендә эшләүче бер таныш кешене табып, туганнардан, танышлардан җыеп, бер вагон бәрәңгене җылы якка озатмакчы, шунда сатмакчы булалар. Тик, әллә тәҗрибә җитми, әллә кемгәдер бу ошап бетми, аларны милиция «тота». «Советская Татария» газетасы «Спекулянтлар төркеменең кыңгыр эше ачылды» дип язып та чыга.

 – Бөтенебезнең милкен конфисковать иттеләр. Суыткычларны, телевизорны. Без яңа гына яши башлаган идек, әйберебез дә юк. Ә туганнар үз әйберләрен кабат түләп алды, чөнки юклык заманы. Әле бит бәрәңгесе дә үзләренеке түгел иде. Бабайга өч ел ярым бирделәр, башкаларга икешәр ел. Шундый хәлләрне дә кичерергә туры килде. Ә хәзер андый кешеләрне эшмәкәр дип атыйлар. Без аны үзара «Чаллының беренче эшмәкәре» дип атыйбыз, – дип елмаеп сөйли Роза апа.

Аннары өметләр баглаган тагын бер вакыйга аларның җилкәсенә авыр йөк булып ята – уллары Илшатның туганда баш мие имгәнә. Ул хәрәкәтләре белән идарә итә алмый – бер кулы кыймылдаса икенчесе дә селкенә. Шулай да ул гадәти мәктәптә белем ала, 114нче училищеда балта остасы һөнәренә укый. Танышлары аша эшкә урнаша, тик ул кеше лаеклы ялга чыгуга, егет эшсез кала. 1981 елны икенче кызын тапкач, Роза апа сукырая башлаганын аңлый. 

– Баланы авыр таптым, стимуляция белән, бер көн таба башлап, интенсив терапия бүлегенә күчерделәр, икенче көнне генә котылдым. Бер ел декретта утырганда күрә идем әле. Эшкә чыккач, тагын да начарланды. Табиб: «Катаракта башлана» дип диагноз куйды. Дәвалау булмады. Вакыты җиткәч, операция ясарбыз, диде. Витаминнар гына кададылар. Хәзер бит күзгә тамыза торган дарулар да күп, нишләп ул вакытта бернәрсә дә язмаганнардыр дип аптырабрак сөйли әңгәмәдәшем. Кызлары, Алсу, Аллаһка шөкер, исән-сау, Казанда яши, дүрт бала үстерә. Тик күзләре өчен аеруча борчылуының тагын бер сәбәбе – Роза апаның бер күзе балачактан күрмәгән. 

– 10 айлык чагымда Яңа Мусабайда механизаторлар көне үткәргәннәр. Әнкәй әйтә, кара сарык йоныннан кофта бәйләп, билләреңә резинка куеп алып төштек, ди. Клубта тәпи йөгергәнмен инде. Кемнең кара күзле матуры бу дип кулдан-кулга йөрттеләр, иртәнгә күзеңне ача алмыйсың – ялкынсынган, дип сөйләде әни. Хәзер дә мин кешенең шәүләсен күрәм, тик күзлек белән дә аермачык түгел. Күзгә ак төшкән булган. Элек бельмо диләр иде. Нәрсә белән дәвалаганнардыр. Бер күзем күргәч, абынмаганмын, егылмаганмын күрәсең, әниләр белмәгән.

Чаллыга күчкәч, мәктәптә медосмотр узганда гына бер күзенең күрмәгәне ачыклана аның. Медицина юнәлеше буенча укыганда офтальмология мөгаллиме Азат Мәрдиев Одессада, Филатов институтында пластик куялар, шул рәвешле сукырлар да күрә башлый дип сөйли. Эшли башлагач, Роза апа аның янына керә. Тик ул: «Сиңа соң инде, күрү нервларың исән түгел», – дип өметен өзә. 

Икенче күзе дә күрми башлагач, иптәше Рафис абый хатынын Уфага алып бара. Тик Чаллы табиблары үзебездә, Казанда ясыйбыз дип, юллама бирмиләр. Гаилә Мәскәүдә яшәүче туганнарына мөрәҗәгать итә. Бәхетенә, аны Федоров институтында операциягә алалар. Тик ясалма хрусталик куймыйлар. 1986 елны икенче күзенә дә операция була. Кызганычка каршы, ул уңышлы чыкмый. «Хәзер калын линзалы плюс 13 диоптрияле күзлек киям, Аллага шөкер, авырлык белән булса да аның аша күрергә өйрәндем», – ди Роза апа. Шуңа да карамастан, инвалидлык группасын бирмиләр. 

Тотынып кына йөреп булса да аңа эшкә чыгарга, бер ел буе үзенең эш өчен яраксыз икәнен исбатларга туры килә. Нәтиҗәдә, балачактан ук күзе күрмәгәнен дә искә алып, аңа икенче төркем инвалидлык билгелиләр. Моңа карап өйдә генә утырмый Роза апа. 1988 елда Чаллыда инвалидлар оешмасы барлыкка килә. Ул анкеталар, махсус бланклар тутыра, үзе яшәгән йортны йөреп чыга, башкалар белән белгәнен, яңалыкларны бүлешә, кая чакыралар, шунда барып ярдәм итә. Шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә дә эшли –капкачларга резинка кидерә, массаж щеткасына резинкага энә җыя. Боларны гаилә белән бергәләп башкаралар.
Шөкер, Рафис абыйның белмәгән эше юк. Ул заводта, бер цехта 40 ел буе электрик булып эшли. Аннары биеклектән егылып, умырткасын имгәтә – компрессионный перелом ала. Хәзер инде сәламәтлеген саклар, аякта калыр өчен 2015 елдан бирле һәр көнне сәгать ярым зарядка ясый.

Тормышларында булган тетрәнү, авырлыклар турында сабыр гына сөйләвенә исем китеп, Роза апаның «элек кенә мин елак идем» дигән сүзләренә игътибар иттем.
– Хәзер инде еламыйм, күңелем катты. Хәсән Туфан әйтмешли, «Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте». Явызлыкка явызлык белән җавап бирмим, тик еламыйм, ди әңгәмәдәшем.


Быел Газизовларга куаныч һәм юаныч булып «Шәһри Чаллы» газетасы килә башлады. Рус мәктәбен тәмамлаган Роза апага башта авыргарак төшсә дә, хәзер ияләшкән, бик кызыксынып укый.
– Иң беренче итеп хикәяләрне, аннары артистлар яңалыклары турында белешәм. Тормыштан алынган хәлләрне яратам, үземнең тормышым белән чагыштырам. «Абонент недоступен» дигәне аеруча күңелгә тиде. Газетаны үзем укыгач, безнең йортта 78нче елдан бирле бергә яшәгән күршеләремә кертәм, Маһикамалга җыям, урын өстендә яткан Әлфия апага да кертәм. Күршем Нәсимә укый да сеңлесенә җыеп илтә, газета кулдан-кулга йөри. 
Рафис абый бакча турында укырга, сканвордлар ярата. 
– 10 минутта укып бетерәм! (Көлә.) Кирәкле язмаларны кисеп алып, ябыштырып барырга дип уйлап торам әле. Сәламәтлек турында, психолог киңәшләре дә кызыклы. Элек «Коммунизм байрагы» дигән газета бар иде – анда гел политика. Чагыштырам да, «Шәһри Чаллы» бит халык өчен язылган, шуның өчен сезгә зур рәхмәт!

Авырлыкларга дучар булып та, күңел көрлеген, яшәү тәмен югалтмаган кешеләрдән рәхмәт сүзен ишетү аеруча кадерле. Шуңа без киләсе саннарда да янәшәдә яшәгән кешеләрнең кызыклы, гыйбрәтле язмышлары белән таныштырырбыз, чөнки алар бик күп. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, андый шәһәрдәшләребезгә карата игелекле эш – ярты ел буена күңелен күрердәй бүләк ясый аласыз. Сентябрь аеннан почта бүлекләрендә «Шәһри Чаллы» газетасына язылу башланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев