Шəhри Чаллы

Сак булыгыз: финанс пирамидалары

Игътибар иткәнегез бардыр, Чаллыда микрофинанс үзәкләре, "Быстрые деньги", "Деньга", "Деньги мигом" дигән киосклар, төрле-төрле пирамидалар шактый. Җәмәгать транспорты тукталышларында паспорт белән процентка акча бирәм, акча алам дигән игъланнар да күп. Чаллыда шундый шикле оешмалар һәм кешеләр белән алыш-биреш ясап алданганнар шактый. Акчаларын кире кайтара алмагач, алар полициягә мөрәҗәгать итәләр. Кызганычка...

Игътибар иткәнегез бардыр, Чаллыда микрофинанс үзәкләре, "Быстрые деньги", "Деньга", "Деньги мигом" дигән киосклар, төрле-төрле пирамидалар шактый. Җәмәгать транспорты тукталышларында паспорт белән процентка акча бирәм, акча алам дигән игъланнар да күп.

Чаллыда шундый шикле оешмалар һәм кешеләр белән алыш-биреш ясап алданганнар шактый. Акчаларын кире кайтара алмагач, алар полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Кызганычка каршы, җиңел генә акча эшләргә омтылган кешеләрнең барысы да җаваплылыкка тартылмый. Ә алардан зыян күрүчеләр саны елдан-ел арта. Теркәлгән алданучылар берничә меңнән артып китә. Зыянның гомуми күләме исә миллионнар белән исәпләнә.

Шушы көннәрдә "Центр микрофинансирования "Инвест" компаниясеннән зыян күрүче Зәлия ханым белән сөйләшергә туры килде. Ул танышлары, дуслары шул компаниягә ышаныч күрсәткәч, еллык 16% табыш алам дип, өч бүлмәле фатирын саткан акчаны шунда салган. Килешү вакыты чыгып, акчасын арттырып алырга килгәч, әлеге компаниянең банкротлыкка чыгуын ишеткән. Ул әлеге компаниягә карата җинаять эше кузгатылуын, полициягә гариза язуын да әйтте. "Әле ярый дусларымны, туганнарымны үгетләмәдем. Югалган акчаларын фатирымны сатып түләргә туры килер иде. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Аллаһының биргәненә канәгать булмыйча, күп табышка өметләнсәң, кулдагысын да югалтасың. Мин мондый ахмаклыгымда үземне генә гаеплим", - диде ул.

Гариза язсаң да, югалган акчаны кайтару икеле. "Чаллыда мондый финанс пирамидалары 5-6 тирәсе. "Центр микрофинансирования "Инвест"тан зыян күрүчеләр генә дә 1000нән артык. Аптырган кешеләр полициягә мөрәҗәгать итәләр. Ләкин тикшерү барышында акчаның үз теләге белән бирелүе ачыклана. Аннары мондый компанияләр ябыла. Җинаять эшләре зыян күрүчеләр катнашыннан башка гына карала, чөнки акча югалтучылар бик күп. Кызганыч, судлар булса да, югалган акчаны кайтаручылар юк әле", - ди тикшерүче Егор Некрасов.

Соңгы вакытларда 2/18 эшмәкәрлек үзәгендәге "Наследие" һәм башка шундый компанияләр, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында да халык арасында төрле фикерләр йөри. Үзләре кайчандыр зыян күргән шәһәрдәшләр, халыкны шикле оешмалар, билгесез кешеләр белән элемтәгә кермәскә чакыра. "Мин, ирем үлгәч, мошенниклар кармагына эләктем. Җыелган барлык акчаларымны үз кулларым белән шунда илтеп бирдем. Акчамның югалуын белгәч, җүләрләнә яздым. Аллаһы ярдәме белән хәзер әкрен генә аякка басып киләм. "Түбәтәй"дә урнашкан мондый оешмаларның берсенә дә ышанмагыз. Аларның исемнәре җитди, үзләре кануннар нигезендә теркәлгән, ләкин аларның барысы да финанс пирамидалары. Хәзер алар акчаны алтынга алыштырыгыз, дип йөриләр. Зинһар өчен, сак булыгыз. Һавадагы торнага ышанып, кулыгыздагы чыпчыкны ычкындырмагыз", - ди шәһәрдәшебез Галия Исламова.

Чыннан да, халыктан "акча каеру" белән шөгыльләнә торган оешмалар үзләрен финанс пирамидалары дип түгел, ә җитди оешмалар дип атыйлар, кыска гына вакыт эчендә кеше кызыгырлык зур табыш вәгъдә итәләр. Алардагы керем процентлары Россия Үзәк банкы ставкасыннан берничә мәртәбә югары, еллык процентның 100-200%ка җиткәне дә бар. Ләкин мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр зур табыш ала алмый, киресенчә, булганыннан да колак кага.

Илдәге финанс-икътисадый вәзгыятьнең катлаулы булуы, бер-бер артлы банкларның лицензиясе алынуы аркасында, төрле финанс оешмалары артканнан-арта бара. Нигездә, аларны бер үк кешеләр оештыра. Бер исем белән халыктан акча җыеп байыйлар да, бу компанияне банкрот итеп, икенчесен ачалар. Акчаларын юкка чыгарудан курыккан кешеләр барлык запасларын шуларга илтеп тапшыра. Алданган кертемчеләр табыш алырга килеп, ишектә оешманың эшчәнлеген туктатуы турындагы игъланга юлыгалар. Гадәттә мошенниклар ятьмәсенә лаеклы ялдагы өлкәннәр эләгә. Алар арасында берничә оешмага 800-900 мең, миллионлаган сум акча салучылар да бар. Дөрес булса, Казандагы шундый оешмаларның берсенә пенсионер апа 70 миллион сум акча салган, ди...

Хаталарын аңлаганнар полициягә мөрәҗәгать итә. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен, запас акчаны ышанычлы банкларда сакларга яисә күчемсез милек алырга кирәк. Таныш булмаган финанс оешмаларына барыр алдыннан татар халкының "Җиде кат уйла, бер кат кис!" дигән мәкален истә тоту һәм шәһәрдәшләребезнең фикерләре белән танышу да зыян итмәс дип уйлыйм.

Рәзинә ГАРИПОВА, лаеклы ялдагы укытучы:

- Миңа бер танышым ниндидер бер оешмага акча салырга киңәш иткән иде. Ләкин балалар белән киңәшкәч, бар акчабызны җыеп, оныгыбызга бирдек. Ул ипотекага ике бүлмәле фатир алды. Безгә бик рәхмәтле, гел ярдәм итеп тора. Ә без өлкәннәргә, Аллага шөкер, пенсия җитеп бара. Иң мөһиме, ходай сәламәтлектән аермасын. Акчаны ышанычлы урынга урнаштыргач, тынычлап йоклыйбыз.

Илгиз ӘХМӘТҖАНОВ, студент:

- Мин җәйге каникулда эшләп алган акчамны шәһәрдәге билгеле банкта саклыйм. Проценты түбән булса да, ышанычлы. Шәһәрдәшләргә киңәшем шул: белмәгән оешмага үз кулың белән акча илтеп бирү - акчаны җилгә очыру белән бер! Киләчәктә Россиядә берничә генә банк калачак, диләр. Менә шулар белән генә хезмәттәшлек итәргә кирәк. Финанс пирамидаларыннан әби-бабайлар зыян күрә. Аларны балалары белән киңәшләшмичә, мондый ахмаклык эшләмәскә чакырам.

Финанс пирамидаларының төп билгеләрен белеп тору берәүгә дә артык булмас.

Шикле оешма сезгә банк кертеменнән югарырак табыш вәгъдә итә. Ләкин сез шуны төгәл белергә тиеш: бер генә оешма да Россия Үзәк банкы ставкасыннан 2,5-3 тапкыр югары керем тәкъдим итә алмый.

Җитди компания артына яшеренгән финанс пирамидалары сезгә керткән акчагызны алдан сөйләшенгән процентлар белән тулысынча кире кайтарырга вәгъдә итә. Бу дөрес түгел, чөнки акча кайтару белән бары тик рәсми банклар гына шөгыльләнә ала. Ә аларның эшчәнлеген Россия Үзәк банкы катгый контрольдә тота.
Финанс пирамидасын ачыклауның иң җиңел юлы - ул ставка күләмен арттыру өчен дуслар һәм танышларыгызны да бу эшкә җәлеп итәргә чакыра. Моның өчен акчалата бүләк тә тәкъдим итәргә мөмкин. Сездән семинар, уку яки башка төр хезмәт өчен акча түләвегезне сорыйлар икән, бу - әлеге оешмага ышанырга ярамый дигән сүз.

Компания турында тулы мәгълүмат белән танышып чыгу да сезне финанс пирамидасы ятьмәсеннән саклап калырга мөмкин. Халыктан акча җыю белән шөгыльләнә торган оешмалар, кагыйдә буларак, яңа гына барлыкка килә һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә теркәлә. Компания турында мәгълүмат табу исә шактый катлаулы, аларның тиешле лицензияләре юк һәм алар сезгә кредитлы булмаган финанс оешмасы реестрына теркәлү турындагы документ күрсәтүдән баш тарта. Кертемне иминиятләштерергә дә тәкъдим итми. Димәк, бу компания ышанычлы түгел.

Җиңел генә акча эшләүнең тагын бер юлы бар. "Бернинди документсыз, паспорт белән генә акча бирәбез", "Процентсыз акча" дигән игъланнар тукталыш саен. Гадәттә акчаны процентсыз бирәләр, ләкин кире кайтарганда берничә тапкыр арттырып түләргә туры килә. Документларың булмагач, үз хокукларыңны яклый алмыйсың. Таләп иткән сумманы түләмәсәң, бәла-казага юлыгуыңны көт тә тор. Шуңа күрә акча бик кирәккәндә, ышанычлы банктан кулланучы кредиты алу ышанычлырак.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: