Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салкын кыш уртасында машина кую урыннарын ябалар

Чаллы үзәгендә шау-шу. Шәһәр хакимияте янындагы "Нур"шәхси машиналарны кую урынын ябарга җыеналар.Егерме елга якын эшләп килгән бу "автосоянка" үзәктәге урамнарны, ишегалларын автомобилләрдән азат итүдә зур рол уйный иде.2017 елдан шәһәр башкарма комитеты аренда срогын озынайтмаган диләр. Хәзер пошаманга төшкән 500 дән артык машина хуҗасы тимер атларын кая куярга дип аптырый....

Чаллы үзәгендә шау-шу. Шәһәр хакимияте янындагы "Нур"шәхси машиналарны кую урынын ябарга җыеналар.Егерме елга якын эшләп килгән бу "автосоянка" үзәктәге урамнарны, ишегалларын автомобилләрдән азат итүдә зур рол уйный иде.2017 елдан шәһәр башкарма комитеты аренда срогын озынайтмаган диләр. Хәзер пошаманга төшкән 500 дән артык машина хуҗасы тимер атларын кая куярга дип аптырый. Машиналар кую урыны бетерелә, әммә аңа алмашка бернинди дә урыннар тәкъдим ителми. Димәк Чаллының иң үзәгендә урамнарда тиздән үтеп йөрү кыенлашачак: янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, чүп чыгару машиналары йортлар арасына да керә алмаячак. "Нур" янәшә урнашкан "Космос-1", "Космос-2" машина кую урыннарын да йортлар төзү өчен алачаклар, дигән сүзләр дә таралды. Шулай булса "йортсыз" калган машиналар саны өчләтә арта: ике меңгә якын машинаны кая куеп бетерергә? Бу шәһәр хакимиятенең зур проблемасына әйләнергә мөмкин. Биредә заманча күп урынлы машина кую урыннары төзесәләр яхшы булмас иде микән?, дигән сорау туа.

"Нур" машиналар кую урынынын шәһәр башкарма комитеты 49 елга арендага биргән,- дип сөйләде безгә исемен әйтергә теләмәгән бер шәхси машина хуҗасы.- Әле бу срок үтмәгән.Бу урынны бер түрәнең туганы сатып алган, сату өчен торак йортлар төземәкчеләр икән, дип әйтәләр.Кыш уртасында автомобилчеләрне шундый кыен хәлгә кую, үзе бер "вәхшилек".

"Нур" дан инде кайберәүләр, хакимият бинасына терәлеп торган, утыз ел төзелми яткан "Җәмигъ"мәчете ишегалдындагы мәйданга машиналарын куя башладылар.Анда да урыннар чикле. Уңайлыклар юк: кышын кар баса, язын пычрак. Мәчет тә төзелми, шәһәр үзәге дә матур түгел.

Проблема тудырганчы, аны хәл итүне алдан уйларга кирәк түгелме икән? Безгә билгеле булганча Чаллы автомобилчеләре үзләренең хәлләрен аңлату өчен "Нур" машиналар кую урынына җирле телевидение ,газета редакцияләреннән журналистларны чакырта. Нәтиҗә булмаса , республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә дә телиләр икән.

1 февральдә "Нур"да бер генә дә шәхси автомобиль калмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев