Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салым түләр чак

Патша заманында салым түләмәгән саран байларның башларын кискәннәр яки дар агачына асып куйганнар. Исән калырга теләгәннәр казнага салымны артыгы белән түли торган булган. Әлбәттә, байлар гади, ярлы халыкны талап, ясак, салым җыйганнар. Хәзер заманалар башка, салым һәркем өчен яшәешебезне тәэмин итүче, җәмгыятебездә тотрыклылык тудыручы матди көч. Акчасыз берни дә эшләп...

Патша заманында салым түләмәгән саран байларның башларын кискәннәр яки дар агачына асып куйганнар. Исән калырга теләгәннәр казнага салымны артыгы белән түли торган булган. Әлбәттә, байлар гади, ярлы халыкны талап, ясак, салым җыйганнар.

Хәзер заманалар башка, салым һәркем өчен яшәешебезне тәэмин итүче, җәмгыятебездә тотрыклылык тудыручы матди көч. Акчасыз берни дә эшләп булмый. Шуңа да, җирле казнаны даими тулыландырып торырга кирәк. Ел саен физик затлар һәр төрле керемнәренә, шәхси мал-мөлкәтенә, җиренә, машинасы өчен транспорт, күчемсез милек салымы түләргә тиешләр. Законда аның вакыты да күрсәтелгән: 1 ноябрь. Шушы көнгә түләп өлгермәдең икән, койрыклар, ягъни пенялар үсә башлый. Аннан инде суд карары нигезендә, бер вакыт килеп, мөлкәтеңә арест салып китәргә мөмкиннәр.

Салым түләү вакыты бер ай гына калып барса да, физик затлар бу эшне башкарырга атлыгып тормыйлар икән. Шәһәр салым инспекциясе җитәкчесе Лилия Гатина сүзләренә караганда, Чаллы халкының 37 проценты гына күчемсез милек салымын түләгән. Нәтиҗәдә, быел җыеласы 544 миллион сум акчаның 201 миллионы гына килгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, биш процентка кимрәк.

Ни өчен халык салым түләүдән читләшә соң? Сәбәпләр төрле, әмма закон каршында барыбыз да тигез. Быел салым алу базасы 19 процентка үскән. Димәк, салым күләме арткан. Тагын бер фактор, хәзер Чаллыдагы физик затларга салым түләү кирәклеге турындагы хатларны Россия Федерациясе федераль салым хезмәтенең Башкортстандагы бүлеге җибәрә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, хатларның күбесе әле һаман да кешеләргә килеп җитмәгән. Шулай булгач, ел саен почта аша салым суммасы күрсәтелгән квитанция алырга күнеккән халык хат килмәде дип, салым түләргә ашыкмый. Шәһәр халкы хәбәр килгәнне көтмичә, салым инспекциясенә тизрәк барса, хәерлерәк булыр, соңгы көнне анда кеше күп булачак.

Чит илгә чыгарга уйлаганнарга салымны вакытында түләү аеруча мөһим. Быел бурычын түләмәгән 187 шәһәрдәшебез чит ил паспортларын тотып, өйдә генә калдылар, аларны чик аша үткәрмәделәр.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев салым түләмәүчеләрнең соравына шулай дип җавап бирде:

- Нигә юллар начар, асфальт түшәлмәгән яисә урамда ут юк, дип сорыйлар. Аларга: "Нигә салым түләмәдең?" дип әйтәсе килә. Казнада 300 миллион сумлык тишек барлыкка килгән икән, гаепне кемнән эзләргә? Күчемсез милектән салым үзебездә кала.

Хак сүзләр әйтә җитәкче. Салымны вакытында түлә һәм тыныч йокла, диләр халыкта. Ашыгыгыз, бурычтан котылып кына тынгы табарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев