Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салымнар түләр чак җитте, соңармагыз...

“Салымыңны түлә дә, тыныч йокла!”, диләр халыкта. Әйе, беренче декабрьдән дә соңга калмыйча Чаллы халкы күчемсез милеккә, транспортка һәм җир салымнарын түләргә тиеш.

Ин­де әле­ге са­лым­нар­ны тү­ләү ту­рын­да хат­лар ки­лә баш­ла­ды. Са­лым ида­рә­се күп­ме тү­ләр­гә ки­рәк­ле сум­ма­ны күр­сәт­кән мәгъ­лү­мат һәр бу­рыч­лы ке­ше­гә тү­ләү ва­кы­ты җит­кән­че­гә ка­дәр 30 көн ка­ла ба­рып җи­тәр­гә ти­еш­ле­ген тә­э­мин итәр­гә бу­рыч­лы.

Әгәр дә са­лым ида­рә­сен­нән хат кил­мә­сә яи­сә са­лым тү­ләү ту­рын­да элек­трон хә­бәр бул­ма­са мо­ны са­лым ин­с­пек­ци­я­се­нә ба­рып ачык­лар­га ки­рәк. Тер­кә­лү уры­ны бу­ен­ча төр­ле сә­бәп­ләр бу­ен­ча озак ва­кыт­лар бул­ма­ган оч­рак­та, бер­дәм са­лым тү­ләү рә­ве­шен­дә­ге са­лым­нар­ны ва­кы­тын­нан ал­да тү­ләр­гә мөм­кин. Ва­кы­тын­да тү­лән­мә­гән са­лым­нар бер­ва­кыт ке­ше­не бик авыр хәл­дә кал­ды­рыр­га мөм­кин. Әй­тик, чит ил­гә ял­га очар­га җы­е­на­сыз ди, һа­ва ала­нын­да сез­нең са­лым тү­лә­мә­ве­гез ачык­лан­са ялы­гыз бо­зыл­ды, сез­не чит ил­гә чы­гар­мый­лар. Мон­нан тыш тү­лән­мә­гән са­лым­нар өчен пе­ня­лар ар­тып ба­ру­ын да ис­тән чы­гар­мас­ка ки­рәк.

Адан тү­ләп ку­ел­ган са­лым ак­ча­сы Фе­де­раль каз­на­ның бил­ге­ле исәп-хи­сап сче­ты­на кү­че­ре­лә, шун­да үз ва­кы­тын кө­теп ята һәм ми­лек са­лым­на­рын тү­ләү ва­кы­ты җит­кәч, са­лым ор­га­ны мон­дый тү­лә­ү­не исәп­кә алу­ны мөс­тә­кыйль үт­кә­рә. Бе­рен­че чи­рат­та, тү­ләү фи­зик зат­ның, са­лым бу­ен­ча бул­ган не­до­им­ка­лар­ны яки бу­рыч­ла­рын тү­лә­ү­гә юнәл­де­ре­лә­чәк. Бер­дәм са­лым тү­лә­ве граж­дан­нар­га мөл­кәт са­лым­на­рын тү­лә­ү­не мак­си­маль дә­рә­җә­дә га­ди­ләш­те­рә.

Са­лым тү­ләү ха­кын­да хә­бәр ал­са­гыз бү­ген үк «Са­лым­нар һәм пош­ли­на­лар тү­ләү» сер­вис­ла­рын­нан фай­да­ла­нып яки са­лым тү­лә­ү­че­нең шәх­си ка­би­не­ты аша «Аванс ян­чык­ла­рын ту­лы­лан­ды­ру» оп­ци­я­сен кул­ла­нып кү­че­рер­гә мөм­кин. Тү­ләү про­це­ду­ра­сы бик га­ди: фа­ми­ли­я­сен, ИН­Нын һәм тү­ләү сум­ма­сын күр­сә­тү дә җи­тә.

Бер­дәм са­лым тү­ләү сум­ма­сын исәп­ләр­гә «тран­с­порт са­лы­мы каль­ку­ля­то­ры», «җир са­лы­мы һәм фи­зик зат­лар мил­ке­нә са­лым каль­ку­ля­то­ры» он­лайн-сер­вис­ла­ры Рос­сия Фе­де­раль са­лым хез­мә­те сай­тын­да nalog.ru яр­дәм итә­чәк. Ту­лы­рак мәгъ­лү­мат­ны те­лә­сә кай­сы са­лым ор­га­нын­да, шу­лай ук Рос­сия Фе­де­раль са­лым хез­мә­те Бер­дәм кон­такт-үзә­ге­нең 8-800-222-222 те­ле­фо­ны бу­ен­ча алыр­га мөм­кин.

Та­гы шу­ны аң­лар­га ки­рәк, без тү­лә­гән са­лым­нар иле­без­не, рес­пуб­ли­ка­быз­ны, шә­һә­ре­без­не тө­зек­лән­де­рү, со­ци­аль яр­дәм бу­лып ки­ре үзе­без­гә әй­лә­неп кай­та. Шу­лай бул­гач, са­лым­на­ры­гыз­ны тү­лә­гез, ты­ныч го­мер ите­гез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация