Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлауларны каршылап

"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган дискуссия клубының РФ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган беренче утырышы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татар-информ" агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, белгеч-политологлар, шул исәптән юридик фәннәр кандидаты Руслан Гарипов, сәяси фәннәр кандидаты Виктор Сидоров, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков, "Политзавод" проекты финалчылары һәм,...

"Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган дискуссия клубының РФ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган беренче утырышы булды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, "Татар-информ" агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, белгеч-политологлар, шул исәптән юридик фәннәр кандидаты Руслан Гарипов, сәяси фәннәр кандидаты Виктор Сидоров, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков, "Политзавод" проекты финалчылары һәм, әлбәттә инде, республика басмалары журналистлары катнашты. Чараны "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев алып барды.

"Без 2016 елның зур сәяси кампания башында торабыз. Безнең алда ил, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр өчен катлаулы вакытта VII чакырылыш Дәүләт Думасын формалаштыру бурычы тора. Киләчәк өчен без сезнең белән Думаны ничек күрергә теләвебез хакында сөйләшергә тиеш", - дип белдерде Фәрит Мөхәмәтшин кереш чыгышында.

Римма Ратникова җыелучыларга РФ Дәүләт Думасына булачак сайлауларның алдагыларынан сайлау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр белән аерылып торуын искәртеп узды. Беренчедән, сайлаучылар участок комиссиясе әгъзаларының законсыз гамәлләрен күргән очракта судка мөрәҗәгать итә ала. Икенчедән, партияләр өчен үтү киртәсе 5 процентка кадәр киметелде.

Дискуссиядә катнашучылар үз фикерләрен җиткереп, Дәүләт Думасына сайлаулар темасына фикерләште. Әйтик, Леонид Толчинский алда көтелгән сайлаулар катлаулы социаль-икътисади һәм сәяси шартларда узачак, алар үзләрен сиздертми калмас, дип саный. Белгечләр бу фикер белән килеште. Ул гына да түгел, Виктор Сидоров билгеләп узганча, әлеге шартлар илнең сәяси картасында чагылыш таба башлады - соңгы вакытта үзләрен күрсәтергә омтылган кечкенә партияләрнең сайлау кампаниясен сыйфатлы итеп үткәрүгә акчасы юк. Җыелучыларны кызыксындырган тагын бер мәсьәлә - барлык партияләр өчен мәҗбүри теледебатлар үткәрү һәм гомумроссия башлангычы партия сайлаулары турындагы нигезләмә, хәзерге вакытта төбәкләрдә шул хакта актив фикер алышулар бара, шул исәптән Татарстанда да. Искәртәбез: ахыргы нигезләмәне 2016 елның маенда узачак XV партий съездында да гына раслаячаклар.

Моннан тыш, журналистлар бүгенге спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды. Әмма алар моны хупламады. Спикерлар фикеренчә, пресс-клуб хакимият, җәмәгатьчелек, фәнни интеллигенция вәкилләре, журналистлар белән бәхәс процессында проблемаларны уртак хәл итүне юлларын табу өчен оештырылган.

"Минем фараз шундый: сәяси көрәш катлаулы булачак. Социаль-икътисади кризис дәвам иткән очракта, социаль проблемалар тагын да кискенләшәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Взгыять бик катлаулы, тотрыклылык кирәк. Безгә намуслы һәм гадел сайлаулар кирәк. Без алар югары дәрәҗәдә узсын өчен тырышачакбыз".

Очрашу азагында ТР Дәүләт Советы Рәисе мондый утырышлар үткәрүнең аеруча зарурлыгын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев