Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шашлык пешерүчеләрне космостан күзәтәчәкләр

Май бәй­рәм­нә­рен­дә шаш­лык пе­ше­рү­че­ләр­не га­ләм­нән кү­зә­тә­чәк­ләр. Ша­яр­ту тү­гел бу! Та­тар­стан­да ян­гын­га кар­шы мах­сус ре­жим га­мәл­дә. 15 май­га ка­дәр учак ягу­га бәй­ле ае­рым та­ләп­ләр дә бар. Ә за­кон бо­зу­чы­лар­га штраф яный. Ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тә­э­мин итү­че за­кон­га өс­тә­мә­ләр керт­кән­нәр. Бу хак­та Та­тар­стан Хө­кү­мәт йор­тын­да уз­ган бри­финг­та сөй­лә­де­ләр. Та­тар­стан­ның ян­гын­нар­ны кү­зә­тү бу­ен­ча баш...

Май бәй­рәм­нә­рен­дә шаш­лык пе­ше­рү­че­ләр­не га­ләм­нән кү­зә­тә­чәк­ләр. Ша­яр­ту тү­гел бу! Та­тар­стан­да ян­гын­га кар­шы мах­сус ре­жим га­мәл­дә. 15 май­га ка­дәр учак ягу­га бәй­ле ае­рым та­ләп­ләр дә бар. Ә за­кон бо­зу­чы­лар­га штраф яный. Ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тә­э­мин итү­че за­кон­га өс­тә­мә­ләр керт­кән­нәр. Бу хак­та Та­тар­стан Хө­кү­мәт йор­тын­да уз­ган бри­финг­та сөй­лә­де­ләр.

Та­тар­стан­ның ян­гын­нар­ны кү­зә­тү бу­ен­ча баш дә­ү­ләт ин­с­пек­то­ры урын­ба­са­ры Мак­сим Тру­щин сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, мо­ңар­чы әле­ге мәсь­ә­лә­дә ачык­лык бул­ма­ган. Хә­зер исә һәр сан­ти­метр­ны үл­чәп эш итә­чәк­ләр. Ди­мәк, бу ял­лар­да бак­ча­да шаш­лык пе­ше­рер­гә те­лә­ү­че­ләр­гә учак уры­нын җен­тек­ләп сай­лар­га ту­ры ки­лә­чәк.

"Та­би­гать ко­ча­гын­да учак­ны ти­рән­ле­ге ки­мен­дә 30 сан­ти­метр, ә киң­ле­ге 1 метр­дан арт­ма­ган чо­кыр­да ягар­га рөх­сәт ите­лә. Аның уры­ны ко­рыл­ма­лар­дан - 50, ылыс­лы ур­ман­нан - 100, ял­гыз үсеп уты­ру­чы агач­лар­дан ким ди­гән­дә 30 метр ерак­лык­та бу­лыр­га ти­еш. Ман­гал фай­да­ла­на­сыз икән, сан­нар ике тап­кыр ким­рәк тәш­кил итә", - дип сөй­лә­де Мак­сим Тру­щин. Үз бак­ча­сын­да ит пе­ше­реп ашар­га те­лә­ү­че­ләр­гә исә са­рай, йорт ише ко­рыл­ма­лар­дан, җи­меш агач­ла­рын­нан 5 метр чит­кә­рәк ки­тәр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Ме­нә шун­дый хәл­ләр!

Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә ян­гын кур­кы­ныч­сыз­лы­гын га­ләм­нән кү­зә­тә­ләр. "Мах­сус мо­ни­то­ринг алып ба­ра­быз", - дип ки­сәт­те урын­ба­сар. Ел ба­шын­нан бир­ле кип­кән үлән­гә ут төр­теп, сак­сыз кы­лан­ган ал­ты ке­ше­не ад­ми­нис­т­ра­тив җа­вап­лы­лык­ка тарт­кан­нар ин­де. Ян­гын­га кар­шы мах­сус ре­жим ва­кы­тын­да фи­зик зат­лар­га дүрт мең сум­га ка­дәр штраф яный.

(vatantat.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев