Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәр бюджеты ни хәлдә?

Агымдагы елның 9 ае эчендә шәһәр бюджетына 6 миллиард 75 миллион 383 мең сум акча керде. Шул акчалар арасында шәһәрнең үз керемнәре - 3 миллиард 31 миллион 42 мең сум, бюджетара трансферлар аша кергәннәре 3 миллиард 44 миллион 346 мең сумны тәшкил итте. Әлеге саннар белән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,...

Агымдагы елның 9 ае эчендә шәһәр бюджетына 6 миллиард 75 миллион 383 мең сум акча керде. Шул акчалар арасында шәһәрнең үз керемнәре - 3 миллиард 31 миллион 42 мең сум, бюджетара трансферлар аша кергәннәре 3 миллиард 44 миллион 346 мең сумны тәшкил итте. Әлеге саннар белән Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Әлфинур Галиәкбәрова таныштырды.

Шәһәрнең үз керемнәре буенча план 9 ай эчендә 107,1 % үтәлгән. Әлеге күрсәткеч физик затларның кеременә салым, җир салымына, җир участокларын сату кеременнән һәм җирне арендалау өчен түләнелгән акча исәбенә ирешелде. Мәсәлән, физик затларның кеременә салым нәтиҗәсендә бюджетка кергән акча, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 198 миллион 984 мең сумга артып 1 миллиард 341 миллион 639 меңне тәшкил итте. Шәһәр оешмалары арасында иң эре салым түләүчеләр рәтендә "КАМАЗ" ПАОсы, "С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь халык предприятиесе комбинаты" эшчеләр ЯАҖ, "РИАТ"ААҖ, "Автомобиль юлларын һәм аэродромнар төзүче Кама трест"ЯАҖ һәм башкалар тора.

Җиргә түләнелгән салым акчасы да шәһәрнең үз керемнәрен арттыруда саллы өлешне тәшкил итә. 9 ай эчендә чаллылардан 500 миллион 896 мең сум акча җыелды. План 110,5 % үтәлде.

Дотацияләр, субсидия, субвенция һәм башка төрле бюджетара трансферлар аркылы шәһәр бюджетына 2 миллиард 960 миллион 804 мең сум акча керде.

- Ә менә физик затларның булган мөлкәтенә түләнелгән салым күрсәткече узган елның әлеге периоды белән чагыштырганда азрак. Бу әлеге салымны түләү вакытын кичектерү һәм аларны түләргә чакыручы хәбәрнамәнең соң таратылуына бәйле. Шуңа да бүгенге көндә шәһәрнең оешмалары, банклары, салым инспекциясе, Яр Чаллы районара почтамты, "КАМАЗ" ПАОсы оешмаларында халыкка моның турыда искәртү һәм 1 декабрьга кадәр әлеге салымны түләргә кирәклеген аңлату эшләре алып барыла, - дип ассызыклады Әлфинур Галиәкбәрова.

9 ай эчендә шәһәр бюджетының чыгымнары 5 миллиард 314 миллион 29 мең сумны тәшкил итте. Алар арасында халыкка түләнелә торган хезмәт хакы, шәһәр хуҗалыгын һәм халык яшәешен тәэмин итүгә кирәкле акча, бюджет оешмаларының биналарын карау һәм андагы коммуналь хезмәтләрне тәүләүгә кирәкле акча чыгымнарның иң саллы өлешен алып тора.

"Милли икътисад" тармагы буенча автомобиль юлларының, светофорларның төзеклелеген тәэмин итүгә 168 милионнан артык акча тотылды. "Торак-коммуналь хуҗалыгы" тармагы буенча йортларны капиталь ремонтлау, парк һәм скверларны яшелләндерүгә 427 миллоннан артык акча бүленеп бирелде. Шәһәр урамнарын яктырту һәм анда сарыф ителгән электр энергиясе чыгымнарына 66 миллионнан артык акча түләнелде. Социаль өлкә буенча киткән чыгымнарга - мөмкинлекләре чикләнгәннәргә адреслы ярдәм күрсәтү, аз керемле халык категориясенә булышу, ата-аналарга балаларны карауда түләнелә торган акчалар, бакча ширкәтләренә халыкны йөртү һәм башка өлкәләргә бюджеттан 175 миллионнан артык акча бүленде.

-Ел ахырына салымнары җыеп бетереп, калган бюджет акчаларын рациональ һәм эффиктивлы тоту, 2017 елга бюджет формалаштыру, 2018 һәм 2019 елларга бюджет планын төзү максатын куябыз, - дип белдертте Әлфинур Галиәкбәрова.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев