Шәһәр чиста булсын өчен
Чаллыда җәйге өмәләр башланып ките. Башка елларда парклар, скверлар, яшел зона чүп-чардан чистартылса, быел су буйлары тәртипкә китерелә.
Өмәгә беренче булып "Жилкомсервис", «Бумажник», «Строим Будущее» идарә компанияләре, «Горзеленхоз» ААҖ һәм МУП «Горкоммунхоз» предриятиеләре эшчеләре чыкты. Утыздан артык кеше Мәләкәс елгасы яр буен чистарттылар. Тиздән биредә төзекләндерү эшләре башланып китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев