Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрдә таләпләр артты, пассажирлар кимеде

QR-контроль кертелү сәбәпле, җәмәгать транспортында, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр җәнҗал куптаралар. Әйтергә кирәк, бу очракта Чаллыда яшьләр тәрбиялерәк һәм тыйнаграк булып чыкты. Бу һәм башка мәсьәләләр турында безгә «Пассажирские перевозки» компаниясе җитәкчесе Николай Тятюшкин сөйләде.

Транспортчы билгеләп үткәнчә, тикшерүләр ял көннәрендә дә берөзлексез дәвам итәчәк. Шуннан соң гына ниндидер төгәл нәтиҗәләр ясап булачак. Николай Иванович белдерүенчә, беренче прививка ясаткан кешеләргә дә QR-код бирү эшне бераз булса да җиңеләйтәчәк. Бу пассажирлар санында да уңай чагылыш табар, дип өметләнә шәһәрдәшебез.
«Юлларга чыккан контроль хезмәт пассажирларның QR-кодларын тикшерергә хокуклы. Алар Хөкүмәт карары нигезендә эшли. Сер түгел, яңа таләпләр кертелгәч пассажирлар саны кимеде. Шәхси транспортка күчүчеләр саны артты. Зур автобусларда пассажирлар агымын тикшергәндә без шундый фикергә килдек. Кайбер автобусларга керәсең, ә анда нибары 2-3 кеше утыра. Билгеле, бу үз чиратында «Пассажирлар йөртү» компаниясе бюджетында да тискәре чагылыш таба. Сәламәтлек саклау оешмалары төзегән исемлек нигезендә, ташламага ия 23 мең шәһәрдәшебезнең юл йөрү карталары да  вакытлыча сафтан чыкты.  Бу да мәсьәләне катлауландырды. Без, пассажир йөртүчеләр, берни дә эшли алмыйбыз. Монда безнең гаеп юк», – ди Николай Иванович.   
Пассажирлар арасында QR-кодлары булып та карталарыннан файдалана алмаучылар бар. Бу мәсьәлә дә тикшерелә һәм белгечләр ышандыруынча тиздән ул хәл ителергә тиеш. 
«Юлларга чыккан мобиль хезмәт шәһәрдәшләребез белән бик әдәпле, ихтирамлы сөйләшә. Казан белән чагыштырырлык түгел! Безнең транспортта бер кешегә дә физик көч күрсәтелмәячәк – мин моңа 100 процент гарантия бирә алам. Мобиль төркемгә эшкә килүчеләрне мин шәхсән үзем кабул итәм, мондый кеше тыныч, сабыр, басынкы, әдәпле булырга тиеш. 
Тагын бер кат кабатлыйм: контроль мобиль хезмәт QR-код барлыгын гына тикшерә, шәхесне раслый торган документ сорап алырга безнең хокуклар юк. Мондый вәкаләтләргә полиция хезмәткәрләре генә ия. Безнең мобиль төркем хокук сакчылары белән бергәлектә эшли, – дип аңлатты «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ башлыгы Николай Тятюшкин. 
Исегезгә төшереп үтәбез, коронавирус инфекциясеннән прививка ясатуны раслый торган QR-кодларны тикшерү  22 ноябрьдән башланды. Бу көнне контролерлар гына эшләсә, 23 ноябрьдән аларга полиция хезмәткәрләре дә кушылды. 
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, әлегә QR-кодлары булмаучыларны җәзага тартмыйлар. Әмма кайбер мәгълүматлар буенча, Чаллыда карар бозучыларга беркетмәләр бу атнадан ук төзелә башлаячак.

Гөлия Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация