Шəhри Чаллы

Шәһәрдәшләр ярдәмсез калмас

Мәгълүм булганча, 10 июльдә яңа шәһәрнең 53/28 йортында газ шартлау нәтиҗәсендә янгын чыккан иде. Шәһәр җитәкчеләре һәлакәт урынында булып, халык белән сөйләштеләр һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү чараларын күрделәр. Әлеге шәһәрдәшләребезне 1/16 йортындагы кунакханәгә урнаштырдылар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, 53/28 йортында яшәүчеләрне коткару операциясе тәмамланганнан соң, хакимияттә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышын үткәрделәр. Анда янгында зыян күргән бер баланың һәм ике өлкән кешенең табиблар караганнан соң, өйләренә җибәрелүе мәгълүм булды. Хокук саклау органнары әлеге йортның периметры буенча тәүлек буена кизү торалар.

Чарадан аңлашылганча, йортка зыян күләмен билгеләү буенча махсус комиссия дә оештырылачак. Биредә яшәүчеләргә ишек алдында, кирәкле мәгълүмат бирә торган, штаб эшли башлады инде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин тиз арада йортка килгән зыянның күләмен билгеләргә кирәклеген ассызыклады. "Кыска вакыт эчендә биредә яшәүчеләрне, йортны тикшергәннән соң, үз фатирларына кайтару мәсьәләсен хәл итәргә кирәк", - диде ул.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев: "Халык арасында ыгы-зыгы булмаска тиеш. Шәһәрдәшләр белән планлы эш алып барырга, ярдәмне күрсәтергә, күрше подъезддагы фатирларга тәрәзәләр куярга кирәк", - дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: