Шәһәребез чиста һәм матур булыр
1 нче апрельдән Яр Чаллыда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү ике айлыгы башлана. 22 апрельдә шәһәрдә гомуми өмә үткәреләчәк. Аңа кадәр районнарда җыештыру, балалар мәйданчыкларында тәзәтү-буяу, предприятие һәм оешма җирлекләрен чистарту эшләрен төгәлләргә кирәк. Көнкүреш калдыкларын җыю полигоны чүп-чар кабул итәргә әзер. ПЭК 1 апрельдән 30 майга кадәр, якшәмбе көннәреннән тыш...
1 нче апрельдән Яр Чаллыда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү ике айлыгы башлана.
22 апрельдә шәһәрдә гомуми өмә үткәреләчәк. Аңа кадәр районнарда җыештыру, балалар мәйданчыкларында тәзәтү-буяу, предприятие һәм оешма җирлекләрен чистарту эшләрен төгәлләргә кирәк.
Көнкүреш калдыкларын җыю полигоны чүп-чар кабул итәргә әзер.
ПЭК 1 апрельдән 30 майга кадәр, якшәмбе көннәреннән тыш һәр көн оешмалардан гариза нигезендә чүп- чар кабул итә. Үсемлек калдыклары «Горзеленхоз» карьерында туплана.
29 апрельдә зиратларны чистарту буенча Хәтер көне була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев