Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәребез –“кызыл сызык”та

Май аенда Чаллы моношәһәрләргә ярдәм программалары кысаларында Мәскәүдә 6 проект тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте. "Әлеге программаларны тормышка ашыру 28,9 млрд сумга төшә. Бу исә Чаллыда 8 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә", - диде ул. Татарстан Президенты...

Май аенда Чаллы моношәһәрләргә ярдәм программалары кысаларында Мәскәүдә 6 проект тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.

"Әлеге программаларны тормышка ашыру 28,9 млрд сумга төшә. Бу исә Чаллыда 8 меңнән артык өстәмә эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә", - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте, башкарма комитетның Икътисад министрлыгы белән бергә эшләве нәтиҗәсендә, Чаллы моношәһәрләрнең өченче категориясеннән беренче, ягъни "кызыл зона"га күчерелде.

Мәгълүм булганча, Мәскәүдә моношәһәрләрне модернизацияләү буенча комиссия утырышында Чаллы шәһәре икътисадын 2015-2018 елларда модернизацияләү планы тәкъдим ителгән иде. Анда 4 инвестиция проекты - "Мастер" Кама индустриаль паркы, "Үсеш" сәнәгать паркы, "Чаллы" индустриаль паркы һәм "ТЭМПО" металлургия заводы керде. Киләсе утырышта тагын ике - "КамаКристаллТехнолоджи" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм "Чулман" кошчылык комплексы проектлары каралачак. "Безнең алда хәзер төп бурыч - әлеге инвестиция проектларын яклау. Аның нәтиҗәләренә икътисадны диверсификацияләү бәйле. Бу юнәлештә актив эшләсәк, уңышка ирешербез", - диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев