Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БЕЗГӘ – 25!

25 ел элек, 24 августта "Чулман-Идел" газетасының беренче саны басылып чыкты. Көтеп алынган газета шул ук көнне "Азатлык" мәйданында 5200 данәдә таралып та бетте. Искә төшерик әле, 1990 ел августының һәр көне тарихка кереп калырлык, елларга җитәрлек вакыйгаларга бай булды. Бөтен дөньясында тәрҗемәсез генә "перестройка" дип йөртелгән, Россиядә яшәүче милләтләр...

25 ел элек, 24 августта "Чулман-Идел" газетасының беренче саны басылып чыкты. Көтеп алынган газета шул ук көнне "Азатлык" мәйданында 5200 данәдә таралып та бетте. Искә төшерик әле, 1990 ел августының һәр көне тарихка кереп калырлык, елларга җитәрлек вакыйгаларга бай булды. Бөтен дөньясында тәрҗемәсез генә "перестройка" дип йөртелгән, Россиядә яшәүче милләтләр кинәт уянып киткән чорда татар да үзенең кайчандыр дәүләтле, ирекле яшәвен исенә төшерде. Союздаш республикалар СССРдан аерылып чыга башлагач, без дә мөстәкыйльлек таләп итеп урамнарга чыктык. Көн дә халык җыеннары, пикетлар, митинглар, ачлык игълан итүләр... Менә шушы дулкында, халык ихтыяҗы, таләбе белән дөньяга килде "Чулман-Идел". Мөхәррире дә, төрле каршылыкларны җиңеп, яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган, Чаллыда милли хәрәкәт лидерларының берсе булган Йосыф Жимангулов иде шул! Беренче саннарыннан ук милли бәйсезлек рухы белән сугарылган чын халык трибунасы булды "Чулман-Идел". Анда кайнар бәхәсләр, репортажлар басылды, тарихи мәгълүматларга зур урын бирелде.

1992 елда исемен "Шәһри Чаллы"га үзгәртергә туры килсә дә, җисемен саклап кала алдык газетаның. Еллар үтеп, милли дулкын сүрелә төшкәндә дә без кыйблабызны үзгәртмәдек, "Халкым минем", "Милләт", "Тарих" кебек сәхифәләрдә үткәнебез, бүгенгебез, мактанырлык һәм җитешсез якларыбызны да яктыртып барабыз, укучыларыбыз фикеренә дә урын кызганмыйбыз.

Редакция коллективы үз укучыларына халык депутатларының Шәһәр Советы, шәһәр хакимияте, башкарма комитеты эшчәнлеге турында төгәл һәм оператив мәгълүмат җиткереп тора. "Шәһри Чаллы" илкүләм проектларга карата җәмәгатьчелектә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү юнәлешендә максатчан эш алып бара, республикада һәм шәһәрдә яшәүче халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, икетеллелекне гамәлгә куюга зур өлеш кертә. Предприятиеләр, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында язмаларга, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт темаларын яктыртуга да газетада зур урын бирелә.

Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклап калу - безнең төп бурычыбыз. Әлеге изге нияттә бердәм булып, бергә булып тагын бик күп еллар халкыбызга хезмәт итсәк иде. Юбилеең белән, яраткан газетабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев