Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шәһри Чаллы” – шәп бүләк!

Республикада вакытлы матбугатка язылу буенча "Абунә бүләк ит" акциясе дәвам итә. Ул әти-әниеңә, туганнарыңа, дусларыңа, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә 2017 елның беренче яртысына газета-журналларга абунә бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге акциядә предприятие һәм оешма, учреждениеләр җитәкчеләре актив катнаша. Бу атнада акциягә шәһәр башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова да кушылды. "Газеталарны...

Шуңа күрә газетаны әтиемә, туганнарыма яздырам. Алар аның килгәнен көтеп, яратып укыйлар. Халыкны шәһәр тормышы, мәдәният чаралары, кеше язмышлары аеруча кызыксындыра. Матбугат чараларын юкка гына - тормыш көзгесе димиләр. Газета битләрендә шәһәрдәшләрне борчыган проблемалар да чагылыш таба. Без, җитәкчеләр, аларны чишәргә тырышабыз ", - ди Гөлнар Карловна. Хөрмәтле шәһәрдәшләребез, сез дә Гөлнар Әхмәтова кебек җитәкчеләрдән үрнәк алып, "Абунә бүләк ит!" акциясенә кушылып, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга туган телебездә газета уку шатлыгы бүләк итә аласыз. Газетабызга барлык элемтә бүлекләрендә язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе 624 сум. Ашыгыгыз, газетага язылу вакыты кими бара. Бергә булыйк!

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев