Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрне авыл яшәтә

Көзге ярминкәләр шәһәрдә бәйрәм кебек уза. Халык та аны көтеп ала, кайсы районнан нинди азык-төлек алып киләсен белеп тора. Сәүдәнең һәр шимбә-якшәмбе көннәрендә уздырылуы үзе бер уңайлык тудыра. Ә инде сәүдә рәтләренең Сарман трактында һәм Шамил Усманов урамында тезелеп китүе тагы да яхшы, иркен дә, хәрәкәт итәргә дә җайлы.

Шимбә, 24 ноябрь көнне чаллылыларны Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шатландырды. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев актанышлыларның сыгылып торган бай сәүдә киштәләрен үз күзләре белән күрде. Хаким туктап, сатучылар белән дә, сатып алучы гади халык белән әңгәмә корды.

Ярминкәгә районның 16 хуҗалыгыннан һәм 26 авылыннан килгәннәр. Актанышта быел бәрәңге бик шәп уңган, шуңа аның килосын 8 сумнан гына саталар. Узган ярминкәләрдә башка районнардан килүчеләр 12 сум сорап тордылар. Шулай ук ярминкәдә халык күпләп суган, кишер, чөгендер, кәбестә кебек яшелчәләрне сатып алды. Шулай да, Наил Мәһдиевка мөрәҗәгать итеп, кәбестәне күбрәк алып килүләрен сорадылар. Шәһәр хуҗасы бу гозерне сәүдә итәргә килүчеләргә бирергә вәгъдә итте. Кәбестә күп булыр, дип ышандырды.

Актаныш балы республикада экологик яктан иң чиста районда җыелган булып исәпләнелә. Чөнки умарталыклар урманнарда, әрәмәлекләрдә урнашкан, тагы шәһәрләр ерак, һава саф. Ярминкәдә балның төрлесен алырга була иде: юкә балыннан башлап, карабодайныкы да булды. Бәяләре 1200дән башлана.

Актаныш чәкчәген, прәннеген, әлбәттә, бу районда гына тәмле итеп пешерелә торган ипине дә монда сатып алырга була иде. Әле күпләр Актанышта пешерелгән прәннекләргә чит илләрдә сорау зурлыгын белмиләрдер дә.

Ярминкәдә ит тә күп иде. Җаның теләгәнне сайлап ал! Бәяләре дә арзанрак, килосы 280 сумнан башлана. Шулай ук сөт ризыклары да мулдан булды. Шәһәр халкы эремчеген, катыгын, маен алды.

Наил Мәһдиев актанышлылар ярминкәсеннән бик канәгать калды. Ул быел Чаллыда 105 ярминкә үткәрелүен искә алып китте, Яңа елга кадәр атна саен мондый ярминкәләр даими булачак, диде ул.

Инде үткән ярминкәләрдә 474 миллион сумлык товар сатылган. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә яхшы, сатып алучылар да канәгать.

Алдагы ялларда да шәһәрдәшләребезне көзге ярминкәләр көтә. Өстәлләрегез мул, тамагыгыз тук булсын. Ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хәләл көч белән үстергән ризыклары өчен рәхмәт! Шәһәрне авыл яшәтә, шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев