Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шәһәрнең төп мәчетен төзү тулы куәтенә бара

Шәһәр хакимияте янындагы Җәмигъ мәчете төзелеше турында халык арасында төрле сүзләр йөрде. Мөселман кардәшләребез Чаллының үзәгендәге әлеге иман йорты төзелеше дәвам ителмәвенә борчылалар иде. Аллаһының рәхмәте белән "Стройтарст" компаниясе әлеге изге эшкә кереште. Быел төзүчеләр ноленче циклны тәмамларга тиеш.

Бу хактагы килешүгә имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла, мәчеткә финанс ярдәм фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов һәм "Стройтраст" компаниясе генераль директоры Раил Миңнегалиев кул куйды.

Билгеләнгән эшләргә якынча 18 миллион 650 мең сум акча кирәк. Уел Хөсәенов әйтүенчә, төзелеш материаллары алынган, рөхсәт документлары эшләнгән. Шулай итеп 1992 елда төзелә башлап туктатылган "Җәмигъ" мәчете быел янәдән төзелә башлады. Проект буенча бу республикада иң биек мәчетләрнең берсе булып, үзенең кабатланмас архитектурасы буенча Чаллыны бизәп торырга тиеш. Эскиз буенча, дүрт манараның икесе 76 метр булачак ("Кол Шәриф" мәчетенең манарасы 58 метр). Мәчеттә берьюлы 3000 кеше намаз укый алачак. Моннан тыш, дини бәйрәмнәрдә ишегалды мәйданында тагын 20 мең кешегә намаз уку өчен мөмкинлекләр тудырылачак.

Әлеге иман йортын тиешле дәрәҗәдә төзеп бетерү һәм төзелешне тизләтү өчен шәһәрдә һәм республикада төрле чаралар үткәрелде. Акча җыю буенча хәйрия чаралары да оештырылды. Узган ел шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Татарстан Диния Нәзарәте һәм "Татарстан республикасы вакыф" фонды вәкилләре белән дә очрашты.

Яңа дини комплекс үз эченә мәчет, мәдрәсә, кунакханә, сәүдә-офис үзәге, хәләл кибетләрне дә алачак. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен Россиядә беренче тапкыр ислам облигациясе кулланырга җыеналар.

Ниятләр изге. Изге Рамазан аенда "Җәмигъ" мәчетендә төзелешнең яңартылуы - мөселманнар өчен шатлыклы вакыйга. Аллаһының рәхмәте белән ул төзелеп бетсә, Чаллының үзәге тагын да матураер һәм ямьләнер иде. Шәһәрдәшләребез бу вакыйганы зарыгып көтә.

Гөлия ГАЛИМОВА, укытучы:

- "Җәмигъ" мәчете төзелә башлаган дигән хәбәрне ишеткәч шатландым. Бу шәһәрнең үзәге матурланачак, нурланачак дигән сүз. "Иманлы җирдә шайтан булмас", - ди бит халык. Шәһәр халкы, аеруча яшьләр иманлы, тәүфыйклы булып үссен иде. Теләгем шул: "Җәмигъ" мәчете рухи мәркәзебезгә әйләнсен.

Шакир ГАБДУЛЛИН, пенсионер:

- Үзәктәге мәчеттә төзелеш бармавы Чаллыны бизәми иде. Аллаһының рәхмәте белән мәчетебез төзелеп бетсен, без өлкән кешеләргә аның ачылуын күрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде.

Халкыбыз, башланган эш беткән эш ди бит. Бүгенге көндә "Җәмигъ" мәчете төзелеше башланды. Биредә эшләр тукталмыйча, дәвам итсен иде. Изге Рамазан аенда җитәкчеләр, депутатлар һәм шәһәрдәшләребез Чаллы үзәгендәге иман йорты төзелешенә үз өлешләрен кертсеннәр иде. Бергә һәм бердәм булганда максатка ирешү авыр түгел бит.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X