Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Скверларның күпчелеген реконструкцияләү җәй азагында тәмамланачак

Эшләрнең авырлыгына һәм киңкүләмлелегенә карамастан, Татарстанда быел - Парк һәм скверлар елында, 144 парк һәм скверны ямьләндерәчәкләр.

Эшләрнең күпчелек өлеше җәй азагына тәмамланачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

"Барлык 144 проект быел төгәлләнәчәк. Монда шик юк. Хәер, гади кеше буларак, моңа ышану үземә дә кыен. Эшләрнең саллы өлеше 30 нчы августка тәмамланачак. Кайбер катлаулы очракларда эшләр сентябрь һәм октябрьгә кадәр сузылырга мөмкин, әмма 1 нче ноябрьгә барысы да тәмамланачак", - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев