Шəhри Чаллы

Студотрядта эшләсәң – 30 мең сум

Укулар бетәргә санаулы гына көннәр калып бара. Алда - күңелле җәйге каникуллар. Кемнәрдер ялларын әби-бабай янында яки җәйге лагерьларда үткәрсә, икенче берәүләр шәһәр оешмаларында акча эшләргә планлаштыра.

Укучылар һәм студентларның мәшгульлек үзәге директор урынбасары Егор Шуганов әйтүенчә, быел 1205 укучы бала эшкә урнаштырылыр дип көтелә. Май аенда 16 укучы эшли башлаган да инде. Алар патриотик тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтәләр. Алар арасында 49, 60, 9 һәм 10нчы мәктәп укучылары бар.

"Узган ел белән чагыштырганда, быел укучылар өчен эш урыннары арттырылды, әмма хезмәт хаклары кимеде. 2015 елда балалар аена 2900 сум алсалар, быел 2600 сумга гына өмет итә алалар. Бу акчага оклад һәм шәһәребезнең мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм кергән. Хезмәт хакы белән эш вакыты да кимеде. Элек ул 2,5 сәгать булса, хәзер 2 сәгать кенә. Укучылар күбрәк мәктәп яннарында, яшьләр белән эшләүче үзәкләрендә, шәһәр объектлары территориясендә эшләячәкләр. Без барлык мәгълүматларны уку йортларына җибәреп торабыз. Эшләргә теләге булган балалар үз мәктәпләренә мөрәҗәгать итсеннәр", - ди Егор Шуганов.

Быел шулай ук студентларга да шактый гына хезмәт урыннары булдырылган. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Руслан Харисов әйтүенчә, җәен 85 студотряд тупланыр дип көтелә. Елдагыча, яшьләр шәһәребез, республика оешма-предприятиеләреннән тыш, Көньяк Сахалинның балык эшкәртү заводында, Россия тимер юлларында проводниклар, Краснодар һәм Крым балалар лагерьларында әйдаманнар булып эшли алачак. Хезмәт хаклары исә отряд һәм башкара торган эш төрләренә бәйле икән. Мәсәлән, Сахалинда эшләүчеләр аена 27-30 мең сум акча алачаклар. Бәлки шуңа да әлеге отряд инде тупланган. Балалар лагерьларында эшләүчеләрнеке - 7000-8000 мең. Әмма диңгез янында эшләп ял итү боларны компенсацияли. Төзелеш отрядларында эшләүчеләр 20 меңгә якын хезмәт хакы алачак.

Студент отрядларына эшкә керергә теләүчеләр 92-25-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Гомумән, җәйләрен файдалы итеп, акча тупларга уйлаган яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Бары тик укуларны яхшы гына төгәлләп, җиң сызганып эшлисе генә калды.

Альбина Зарипова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: