Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су­да, су­да йө­зә ала­сыз­мы?

Җәй җит­сә, рес­пуб­ли­ка­ның төр­ле тө­бәк­лә­рен­дә ке­ше­ләр­нең ба­тып үлү­лә­ре ту­рын­да хә­бәр­ләр­не ише­теп, тет­рә­нә­без. Яшүс­мер­ләр һәм ба­ла­лар үле­ме ае­ру­ча ая­ныч. Ко­е­ну се­зо­ны баш­лан­ган­нан бир­ле мон­дый кай­гы рес­пуб­ли­ка­да­гы  39 га­и­лә­гә кил­де. Бер ба­ла да ба­тып үл­де. Чал­лы­да 3 ке­ше­нең го­ме­ре өзел­гән.

Си­шәм­бе көн­не Мә­лә­кәс ел­га­сын­да Ке­че көй­мә­ләр бу­ен­ча дә­ү­ләт ин­с­пек­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре көй­мә­дән су­га егы­лып тө­шеп ба­та баш­ла­ган ба­лык­чы­ны кот­кар­ган. Ир-ат дус­ты бе­лән ба­лык­ка кил­гән бул­ган. Шун­да ук ба­та яз­ган ха­ным­ны да кот­кар­ган­нар.

Хә­зер ба­лык­чы­лар­га, көй­мә­дә кот­ка­ру жи­ле­ты бул­ма­ган­лык­тан, 15 мең сум штраф тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк.

Ке­че суд­но­лар бу­ен­ча дә­ү­ләт ин­с­пек­ци­я­се­нең Чал­лы бү­ле­ге җи­тәк­че­се Әбү­зәр Ног­ма­нов әй­тү­ен­чә, фа­җи­га­гә га­дәт­тә спирт­лы эчем­лек­ләр кул­лан­ган ке­ше­ләр юлы­га.

Шә­һә­ре­без­нең Үзәк ура­мын­да­гы һәм Чул­ман бу­ен­да һәм “Сан­да­ли” ком­лы­гын­да кот­ка­ру­чы­лар эш­ли. Алар мах­сус курс­лар­да бе­лем ал­ган­нар.

Һа­ва тем­пе­ра­ту­ра­сы­ның юга­ры  кү­тә­ре­лүе, ке­ше­ләр­не  ти­еш­сез урын­нар­да да су ке­рер­гә мәҗ­бүр итә.

Шу­ңа кү­рә су­га кер­гән­дә үзе­ңә һәм якын­да­гы ке­ше­ләр­гә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­рәк.

Әбү­зәр Әз­га­мо­вич әй­тү­ен­чә, ке­ше­нең ба­ту­ын аң­лау җи­ңел тү­гел, чөн­ки ул яр­дәм со­рап  кыч­кыр­мый, кул­ла­ры бе­лән су­да чә­бә­лән­ми. Шун­лык­тан янә­шә­дә­ге­ләр үз­лә­рен­нән бер­ни­чә метр гы­на ерак­лык­та кем­нең­дер яр­дәм­гә мох­таҗ бу­лу­ын күз ал­ды­на да ки­тер­ми. Ди­мәк, ке­ше­нең су­да бат­ка­нын кү­рә­сез икән, шун­дук яр­дәм­гә таш­ла­ныр­га яра­мый! Баш­та үз хә­ле­ңә, кө­че­ңә, кү­нек­мә­лә­ре­ңә аек акыл бе­лән бәя би­рер­гә ки­рәк. Кур­кып, кау­шап кал­ган ке­ше үзен кот­ка­ру­чы­ны да ба­ты­рыр­га мөм­кин. Үз кө­че­гез­гә ышан­мый­сыз икән, су­га кер­мә­гез. Ти­рә-як­ны ка­ра­гыз - еш кы­на җи­һаз­лан­ды­рыл­ган пляж­лар­да кот­ка­ру­чы­лар бар.

Ба­ту­чы яны­на арт­тан йө­зеп ки­лер­гә  ки­рәк. Бо­лай эш­ләү ке­ше­нең ин­с­тинкт бу­ен­ча яр­дәм­че­гә ябы­шып, аны төп­кә сөй­рәү их­ти­ма­лын ки­ме­тә. Зы­ян кү­рү­че­не җил­кә­сен­нән эләк­те­реп алы­гыз һәм аның ия­ген су­дан өс­тә­рәк то­тар­га ты­ры­шы­гыз.

Ба­ту­чы­ны яны бе­лән әк­рен­ләп яр­га та­ба тар­ты­гыз. Бу аңа әй­лә­нер­гә һәм су йо­тар­га мөм­кин­лек бир­мә­я­чәк, шу­лай ук үзе­гез­нең имин­лек­не дә тә­э­мин итә­чәк.

Кай­ва­кыт ба­ту­чы үзе­нә яр­дәм итү­че­гә бар кө­че­нә ябы­ша. Әгәр ба­ту­чы сез­не ая­гы­гыз­дан эләк­тер­гән яки ал­дан “ко­чак­ла­ган” икән, аны этеп җи­бә­ре­гез. Бу бе­раз хәл алыр­га һәм ке­ше­гә үзен дә, сез­не дә сак­лар­га мөм­кин­лек би­рә­чәк.

Көч­ле дул­кын­нар бул­ган­да ке­ше­не бер кул бе­лән күк­рә­ген­нән ар­кы­лы­га эләк­те­реп алыр­га һәм йө­зе бе­лән су­га кап­лан­ма­вын кү­зә­тер­гә ки­рәк.

Яр­га чы­гар­гач ке­ше­не шун­дук яны бе­лән ят­кы­ры­гыз, аяк­ла­ры тез­дән бө­гел­гән, ә ба­шы гә­ү­дә­сен­нән тү­бән­рәк бу­лыр­га ти­еш. Яр­га алып чык­кач та яна­ган кур­кы­ныч - ты­гыл­ган тын юл­ла­ры. Үп­кә­гә су, ком яки ләм эләк­кән бу­лыр­га мөм­кин. Бу оч­рак­та бар­мак­ны кулъ­яу­лык яки бе­рәр ту­кы­ма бе­лән ура­гыз да зы­ян кү­рү­че­нең авыз эчен чис­тар­ты­гыз, тиз-тиз ге­нә гә­ү­дә­се­нә бас­ка­ла­гыз.  

Зы­ян кү­рү­че су­ла­мый икән, авыз­ны авыз­га яки бо­рын­га ку­еп, ясал­ма су­лыш би­рер­гә ки­рәк. Баш­та ми­ну­ты­на 17 тап­кыр еш­лык­та мар­ля яки яу­лык ар­кы­лы су­лыш би­рер­гә ки­рәк.

Ке­ше­нең йө­рә­ге тип­ми баш­ла­са, ки­чек­мәс­тән ашы­гыч яр­дәм ча­кы­рыр­га һәм ясал­ма су­лыш би­рү­не йө­рәк­кә ту­ры бул­ма­ган мас­саж бе­лән ара­лаш­ты­рыр­га ки­рәк. Су­лыш би­рү ара­сын­да күк­рәк­кә 3-4 тап­кыр ба­сып ала­сы. Кот­ка­ру­чы­лар мо­ны ике ке­ше эш­лә­сә, ях­шы­рак дип ки­ңәш итә.

Та­биб­лар: “Кө­зән җы­е­ру да па­ни­ка­га би­ре­лү­гә сә­бәп тү­гел. Бу оч­рак­та су ас­ты­на тө­шәр­гә, аяк­ны ту­рай­тыр­га һәм баш бар­мак­тан то­тып, кө­чә­неп, та­бан­ны үзе­ңә та­ба тар­тыр­га ки­рәк. Шун­нан соң ке­ше аяк­ла­ры бе­лән хә­рә­кәт­лә­нә һәм яр­га йө­зеп чы­га”, -ди­ләр.

Ке­че суд­но­лар бу­ен­ча дә­ү­ләт ин­с­пек­ци­я­се­нең Чал­лы бү­ле­ге җи­тәк­че­се Әбү­зәр Ног­ма­нов ха­лык­ны су­да сак бу­лыр­га, та­ныш бул­ма­ган җир­ләр­дә су кер­мәс­кә һәм дис­цип­ли­на­ны сак­лар­га ку­ша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация