Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сугыш ветераннары өчен торакларның сыйфатын тикшереп торырга!

Татарстан Республикасында быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр 830 объектның 502сендә башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Быел капремонт программасында 41 муниципаль районда 830 объект катнаша. Финанслау күләме - 4,7 млрд сум. Ирек...

Татарстан Республикасында быел күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр 830 объектның 502сендә башланган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Быел капремонт программасында 41 муниципаль районда 830 объект катнаша. Финанслау күләме - 4,7 млрд сум.

Ирек Фәйзуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасының барышы турында да сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшне җитди тикшереп торырга кушты. Ветераннарның берсе дә хакимият тарафыннан игътибарсыз калырга тиеш түгел, диде ул.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры балаларны савыктыру лагерьларында капремонт программасы турында да мәгълүмат белән уртаклашты.

2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, шундый 2 лагерь төзү һәм 1сен реконструкцияләү планлаштырыла. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган.

Быел 8 һөнәри белем бирү оешмасына капиталь ремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме - 671,16 млн сум. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган.

Яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт программасы кысаларында 2016 елда 27 объектка ремонт ясарга җыеналар. 22 апрельгә эшләр барлык объектларда да башланган. Программаны финанслау күләме - 98,5 млн сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев