Сугышлы яшьлек
Бөек Ватан сугышы кагылмый калган йорт булды микән илебездә? Япь-яшь килеш итәк тулы бала белән тол калганнар, газиз парәсен йөрәгеннән аерып сугышка озатканнар, бишектән ятим калганнар, ачлыктан газап кичкәннәр, хәбәрсез югалганнар, һәлак булганнар... Барысын да үткән безнең әби-бабайлар.
Бүгенге язмамны әтиемнең әтисе Баһаветдинов Мирхәким Баһаветдин улына багышлыйм. Ул сугыш ветераны иде. Бабам сугыш турында сөйләргә һич яратмады. Шулай да, бервакыт ачылып, сугыш хатирәләрен искә төшергәне хәтердә. 1942 елның язында аның әтисен фронтка, дүрт айдан соң 18 яше дә тулып җитмәгән бабамның үзен дә армия сафларына алалар.
Шул ук елның чатнама салкын декабрендә, бернәрсә аңлатмыйча, бабамны бергә хезмәт иткән егетләр белән казармадан алып чыгып китәләр. Өсләрендә көзге шинель, аякларында көзге армия күнитеге. Ташкүмер ташый торган вагоннарга утыртып, Суслонгерга алып киләләр. Монда булачак фронтовикларны сугышка әзерләгәннәр. Андагы солдатларның күргән михнәтләрен сөйләп тә, аңлатып та бетерә торган булмый. Тәмугка тиң була ул. «Урманда землянкалар, салкын, ашыйсы килә... Ул землянкалар кеше тыны белән генә җылынды. Туңудан, ачлыктан күпләр үлде. Бер көнне безне 25 чакрым ераклыкка өйрәтүгә алып киттеләр. Үзебез белән бернәрсә ала алмадык. Төнне ачык урманда үткәрдек. Җылыну өчен учак ягарга да рөхсәт юк. Икенче көнне ашарга алып килделәр: шулпа өстендә берничә суган кисәге йөзә, бераз бәрәңгесе күренә. Бүлдереп алырга савыт та, кружка да, ашарга калак та юк. Башка чара булмагач, ашны шинельнең итәгенә салдырдым, шулпасын эчеп җитешкәнче, яртысы шинель аша агып бетте. Соңрак кышкы телогрейкалар, итекләр, ашарга савыт-сабасын да бирделәр. Землянкага кайтып берничә көн үткәч, солдатларны сафка тезеп, авырганнарны бер адым алга чыгарга куштылар. Хәлем бик начар булса да, Суслонгерда калганчы, фронтка китүем яхшырак булыр дип сафта калдым», – дип сөйләгәне истә бабамның.
Мәскәүдә медосмотр вакытында күнитеген салганда өшегән аякларының тиресе һәм тырнаклары портянкасына ябышып кала. Аякларын дәвалаганнан соң, кире Суслонгерга җибәрәләр. 1943 елның март аенда аларны фронтка озаталар. Билгеләнгән частьлары яңа гына Сталинград сугышыннан күп югалтулар белән чыккан була. Частьны тулыландыргач, Курск, Белгород, Орел юнәлешендә хәрәкәт итәләр. «Курск дугасында каты бәрелеш булды. Анда безгә биргән корал тоз да атмый торган булып чыга. Күпме төзәсәк тә кыек атып кына туры китерә идек. Күз алдымда бик күп иптәшләрем яраланды. Зур югалтуларга карамастан, Курск бәрелешендә без җиңеп чыктык», – дип сөйләде.
Бәрелешләрнең берсендә кулы яраланып, аны санчастька озаталар. Аннан терелеп чыгуга, частьлары ерак булу сәбәпле, бабайны Ставрополь ирекле гвардия полкының 1нче атлы корпусына билгелиләр. Әмма анда да корал җитми. Патронын да берәмләп кенә бирүләрен, черек такта кисәге, таш, кул астында ни туры килсә, шуның белән окоп казыганнарын искә ала ул. Хәтта сугыш тынып торган арада да тынгылык булмый аларга. Фашистларга гына түгел, Совет солдатларына да каршы сугышкан бандеровчылардан да сакланырга туры килә. Постта торган солдатларны үтерүләре, частьларына зыян салулары – барысы да явыз бандеровчылар эше.
Күпмедер вакыттан соң бабамны яралы атларны лазаретка озату төркеменә җибәрәләр. Фашист җиренә – Германиягә дә лазарет белән керәләр. Күпме ут-сулар кичеп, үлем белән йөзгә-йөз очрашканнан соң, ниһаять, шатлыклы хәбәр ишетергә насыйп була аларга. Җиңү җитә!
Мөзәппирә Сафиуллина, 89 яшь, Азнакай районының Әгер авылыннан:
– Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде. Әтиебез башкаларга караганда фронтка соңрак китте. 1942 ел иде. Ишегалдында уйнап йөргән җирдән безне җыеп: «Балалар, сугыш бара. Дошманнар илебезгә бомбалар ташлап шартлаталар. Мин шуларга каршы сугышырга барам», – дип әйткәне хәтердә. Әти китеп берничә ай үткәч, иң олы абыебызны да чакыртып алдылар. Без дүрт бала, әле кечкенәләр, өйдән дә чыгалмыйча яттык. Мәктәпкә укырга йөрергә мөмкинлек булмады, чөнки өскә кияргә киемебез дә юк иде. Әниебез көнен-төнен колхоз эшеннән кайтып кермәде. Кышын урман киссәләр, җәен җәяүләп ашлык ташыйлар. Авылның аръягында эшләгәне өчен ничә көнгә бер калаклап он бирәләр иде. Бервакыт шулай әни, иртәдән төнгә кадәр эшләп, чиргә нык сабышты, эшкә чыга алмагач, аның урынына эшләргә дип Мөсәяп абыебызны тукмый-тукмый алып чыгып киттеләр. Берсендә калаклап биргән онны алып кайтырга дип аръякка чыгып киттем. Аны кулъяулыкка төреп тоттым. Басмадан чыкканда, абынып егылып, онны түктем. Он да юк, ашарга да юк. Әллә ничә көн ач торганыбызны мәңге онытмам. Бер тиен акчабыз юк, әти өчен дә түләмәделәр. Менә шулай, әти сугышка киткәч, безгә сан булмады.
Ике-өч көннең берендә әтидән хат килеп торды: «Күрше Тымытык, Үчәлле авылы абзыйлары белән бергә окопта ятабыз. Әлегә безне сугышка кертмиләр, солдатларга кораллар биреп торабыз», – дип язганы исемдә. Шулай да һәр хатында әнигә балаларны кара, сакла дип кенә торды.
Бергә сугышкан солдатлардан хат килде. Өчпочмаклы хат иде ул. Әниебез безне җыеп, шул хатны укыды: әтиебезнең күкрәгенә снаряд кыйпылчыгы эләгеп, яралы килеш окопта яткан. Хәле яхшырмагач, госпитальгә озатырга уйлаганнар. Яралы солдатларны олы арбалы зур машина сугыш кырыннан җыеп барган, туктап тормаган. Үз аякларында булган яралылар арбага сикереп утырган, әти утыра алмыйча кырда калган һәм фашистлар килеп аны атып киткәннәр. Шулай итеп, әниебез – тол, ә без әтисез калдык».
Сания Төхвәтуллина, 82 яшь, Әлки районы Югары Әлморза авылыннан:
– Яңа гына армиядән кайткан Сафиуллин Хатыйпны, әниемнең сеңлесенең ирен, беренче булып авылдан сугышка озаталар. Безнең әтигә чират җиткәндә абыема дүрт яшь, ә мин әле бишек баласы гына булганмын. Киткәндә әнигә: «Шушы ике баланы ничек тә үстерергә тырыш», – дип әйткән. Ул көнне авылыбыздан әти белән бергә тагын алты ир-атны фронтка озатканнар. Шуларның берсе – Кәбир Туктаров кына исән кайта, ә калганнары сугыш кырында ятып кала.
Әни иртәннән алып караңгы төнгә кадәр колхоздан кайтып кермәгән. Эшкә киткәндә безне өйдә бикләп калдыра торган булган. Ул кайтканчы мин абый карамагында торганмын.
Башта хәбәрсез югалды дип, соңрак яралы атларны сугыш кырыннан чыгарган вакытта күпер аша үткәндә снаряд төшеп шартлап һәлак булдылар дигән хатлар килә. Әтиебезне күрә дә алмыйча ятим калдык.
Миңа биш яшь чамасы булганда, сугыштан кайткан күрше Шәйха абыйны «Әти кайтты!» дип йөгереп барып кочаклаганым, «Ул синең әтиең түгел» дигәч, «Мин кемгә әти дип әйтим соң?» дип әрнеп елаганым бүген дә исемдә. Сугыш бетсә дә, авырлыгы 50нче елларга кадәр сузылды. Ачтан тилмерүләр, черек бәрәңге ашаулар, кечкенә килеш урманнан утын җыеп, җирдән сөйрәп кайтулар... Күрмәгән калмады... Беренче сыйныфка укырга барыр алдыннан, күрше абый тактадан сумка ясап биргән иде. Шуңа сөенеп, горурланып тотып йөргәнем хәтердә. Хәзер без бик рәхәт тормышта яшибез. Яшьләр шуның кадерен белсеннәр иде.
Алинә Баһаветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев