Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тагын бер микрорайон

Шәһәр төзелеше советында Кама ярында Серафим Соровский храмы янәшәсендә "Междуречье" торак компексын төзүгә проектлар тәкъдим ителде. Бу микрорайон шәһәрнең тарихи урынында - ике елга кушылган җирдә төзелә һәм шәһәрнең визит карточкасы булып торачак. Чаллының алты архитекторы - Григор Аствацатрян, Алмас Идрисов, Вячеслав Нилов, Анатолий Петрушин, Мария Файзиева, Ренат Хашимов үз...

Шәһәр төзелеше советында Кама ярында Серафим Соровский храмы янәшәсендә "Междуречье" торак компексын төзүгә проектлар тәкъдим ителде. Бу микрорайон шәһәрнең тарихи урынында - ике елга кушылган җирдә төзелә һәм шәһәрнең визит карточкасы булып торачак.

Чаллының алты архитекторы - Григор Аствацатрян, Алмас Идрисов, Вячеслав Нилов, Анатолий Петрушин, Мария Файзиева, Ренат Хашимов үз проектларын тәкъдим итте. Алар һәркайсы үз эшләрен беренче фикер алышу вакытында җәмәгатьчелек әйткән искәрмәләрне - иске шәһәрдән яңасына кергәндә, торак комплексны елга яклап "ачарга", Серафим Соровкий храмын саклап калырга кирәклеген исәпкә алып башкарырга тиеш булдылар. Шулай ук торак комплекс инвесторы таләпләрен үтәргә - шушы мәйданда планлаштырылган торак күләмнәрен, машина кую урыннарын, офис һәм сәүдә биналарын саклап калырга кирәк иде.

Фикер алышулар нәтиҗәсендә ике вариант - Вячеслав Нилов һәм Алмас Идрисов проектлары сайлап алынды. Икесенең иң уңышлы өлешләрен берләштерүне Казан архитекторы, ТР архитекторлар Союзы әгьзасы Николай Лекарев тәкъдим итте, шул ук вакытта проектның чынга ашырырлык булырга тиешлеген дә искәртте.

"Ике проектны алып, аларны җиренә җиткерәбез дә, берне кабул итәбез. Проект эшләүчеләргә төзелешнең социаль-көнкүреш өлешен ныклап уйлап бетерегә кирәк. Торак микрорайонда мәктәп, балалар бакчасы, җитәрлек кадәр машина кую урыннары булырга тиеш", - дип йомгаклады утырышны алып барган Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев