Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Талантлы балаларга – хөрмәт

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Йолдызлык" телевизион фестивале җиңүчеләре белән очрашты. Күптән түгел Казанда фестивальнең суперфиналы булды. Анда Чаллыдан 89 талантлы бала катнашты. "Вокал" номинациясендә шәһәрдәшебез Роман Широких Гран-при алды, "Лик" балалар хореография студиясе, Абдул Разуев, Лия Әхтәмова, Эльмира Гыйльфанова беренче дәрәҗәдәге дипломант булдылар. "Сәйлән" халык бию ансамбле, Алисә...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев "Йолдызлык" телевизион фестивале җиңүчеләре белән очрашты.

Күптән түгел Казанда фестивальнең суперфиналы булды. Анда Чаллыдан 89 талантлы бала катнашты. "Вокал" номинациясендә шәһәрдәшебез Роман Широких Гран-при алды, "Лик" балалар хореография студиясе, Абдул Разуев, Лия Әхтәмова, Эльмира Гыйльфанова беренче дәрәҗәдәге дипломант булдылар. "Сәйлән" халык бию ансамбле, Алисә Идиятуллина, Рауль Тунгусков икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. "Хөрмәтле балалар, сезнең бүләкләр ул шәһәребез бүләкләре. Без сезнең белән горурланабыз. Сезгә карап, без, өлкәннәр, шәһәребезнең киләчәге барлыгына инанабыз. Аз гына вакыт узар һәм сез киләчәктә дә талантыгыз белән шәһәрне, республиканы, илебезне шатландыруыгызны дәвам итәрсез", - диде Наил Мәһдиев. Ул балаларда югары сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән педагогларга да рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, быел "Йолдызлык" фестивале 15 еллыгын билгеләп үтте. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылып, республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән елдан-ел зурлап уздырыла.

Фестивальнең җиңүчеләренә акча һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Беренче урынны алучыларга дәүләт стипендияләре бирелә. Ә иң талантлылар ГИТИСка юллама ала. Очрашу ахырында Роман Широких итальян телендәге бер әсәрдән өзек башкарды. Талантлы балаларга - татлы бүләкләр һәм китаплар, укытучыларга чәчәкләр бирелде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев