Шəhри Чаллы

Тарифлар артты

Июльдән тарифлар уртача 4 процентка арты. "2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән", диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.

Бу айдан газга бәяләр 2,13 процентка артып 1 куб.метр өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк. Электр энергиясенә тариф 7,2 процентка үсеп, 3,43 кВ/с дәрәҗәсендә булачак. Җылылык өчен бәяләр дә өскә үрмәлиячәк. Дөрес, без бу артуны җылыту сезоны башлангач кына сизәчәкбез - быелдан башлап җылылык өчен кышын гына чыгымланып, җәен түләми башладык бит. Батареялар кайнарлангач исә, казанлылар тарифның 4 процентка артуын тоячак ("Казэнерго" - 1614,24 сум/Гкал, "Генерирующая компания" - 1564,25 сум/Гкал га кадәр) түләргә туры киләчәк. Чаллы халкының җылылык тарифлары 2,5 процентка югарырак булачак (1517,46 сум/Гкал). Түбән Кама халкы 3,5 процентка күбрәк (1487,93 сум/Гкал) түли башлаячак. Салкын су белән тәэмин итү бәясе Казанда 2 процентка - куб метры 18,08 сумга кадәр күтәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: