Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты ветераннарны хөрмәтләде

Шәһәребезнең сугыш һәм тыл ветераннары Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында оештырылган тантаналы чарада катнашты. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге кичәгә республикабызның төрле район-шәһәрләреннән яу батырларды җыелды. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләде. Тамашага хәрби училищеларда һәм...

Шәһәребезнең сугыш һәм тыл ветераннары Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында оештырылган тантаналы чарада катнашты. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге кичәгә республикабызның төрле район-шәһәрләреннән яу батырларды җыелды. Аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сәламләде.

Тамашага хәрби училищеларда һәм кадет мәктәпләрендә белем алучылар да килгән иде. Тантаналы концертны Рөстәм Миңнеханов ачты. "Бу бәйрәм безне һәркайсыбыз өчен дә мөһим: һәр гаиләдә үз батырларын хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңгегә истә калачак. Без алар батырлыклары хакында балаларыбызга, оныкларыбызга сөйлиячәкбез. Бу канлы, рәхимсез сугыш 75 ел элек башланды. Ул иң авыр сугышларның берсе булды, ватандашларыбызның күпчелеге аннан әйләнеп кайтмады", - диде ул.

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Рөстәм Миңнеханов 700 меңләп татарстанлының кулына корал алып, Ватанны сакларга китүен, аларның яртысы диярлек тынычлык өчен гомерләрен бирүен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеген, заводларда эшләүчеләрнең тәүлекләр буе станоклар артында хезмәт куюларын да ассызыклады республика җитәкчесе. "Бары дүрт ай эчендә безнең хатын-кызларыбыз һәм балалалар, картлар Казаннан 300 чакрым радиуста дошманнан саклагычлар булдырган. Фән һәм сәнгать вәкилләре дә Җиңүгә үз өлешен керткән" , - дип Рөстәм Миңнеханов тылда Ватан сугышнда Җиңүгә өлеш кертүчеләрнең эшчәнлеген югары бәяләп, 300 дән артык якташыбызның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын искәртте.

Бердәмлек, күп милләтле халыкның батырлыгы авыр сугыш елларында бирешмәскә ярдәм итте, диде ул. "Безнең бурыч - тарихның һәр мизгелен саклап, Җиңү яулаган халыкның батырлыгы мисалында илнең киләчәген тәрбияләү", - диде ул һәм сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп, аларны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде.

Бөек Ватан сугышында батырлыклар күрсәткән, әмма бүгенгә кадәр үз дәүләт бүләкләрен кулларына ала алмаган батырларга бүләклр тапшырылды. Аларның барысы да бу дөньядан киткәнлектән, бүләкләр батырларның балаларына, якыннарына тапшырылды.

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов: "Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларыбыз сугышучылар белән бер сафка басып, Җиңүгә зур өлеш кертүләре - олы бәхет. Безнең хатын-кызларыбызга дан һәм хөрмәт!" - дип, тылда хезмәт куйган хатын-кызларга рәхмәт әйтте. Бүген бәхетле чор кичерүебез, моңа татарстанлыларның да өлеше зур, дип саный Герой.

Аның чыгышыннан соң дәүләт символлары залдан чыгарылды һәм театральләштерелгән концерт программасы башланып китте. Филүс Каһиров, Резеда Галимова, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары һ.б. сәнгать әһелләре Ватан сугышына багышланган җыр һәм биюләрне тантаналы чарага килүчеләр хозурына тапшырды. Концерт барысына да яхшы таныш булган "День Победы" җыры белән тәмамланды. Аны балалар башкаруы Җиңү көне уңаеннан уздырылган концертның тәэсирлелеген тагын да арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев