Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Чаллыда үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, ТР Президенты Аппараты вәкиле Данил Мостафин, Яр Чаллы шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Дәүләт Советы...
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсенең пленар утырышы Чаллыда үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, ТР Президенты Аппараты вәкиле Данил Мостафин, Яр Чаллы шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре - барлыгы 320 ләп кеше катнашты. Киңәшмә "Гражданлык активлыгын һәм ватанпарвәрлекне формалаштыру - дәүләт сәясәтенең белем бирү өлкәсендә өстенлекле юнәлеш" темасы кысаларында үтте.
"Яр Чаллы шәһәренең мәгариф системасы күп яктан мактауга лаек: сездә БДИ нәтиҗәләре дә югары, олимпиадалар буенча күрсәткечләр дә яхшы. Бүгенге киңәшмәне монда үткәреп, Яр Чаллының тәҗрибәсен өйрәнергә чакырам", - дип башлады утырышны Энгель Фаттахов.
Яр Чаллы шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева җентекләп сөйләде Чаллыда белем бирү сәясәтенең ватанпарвәрлек хисләре тәрбияләү өлешенә тукталып, болай диде: "Туган ягыбызга, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү - күп милләтле калабыз өчен аеруча мөһим. Без моны төрле социаль программалар, балалар өчен эшләп килгән хәрәкәтләр, проектлар аша тормышка ашырабыз. Мәсәлән, 2004 елдан Чаллыда Укучылар шәһәр советы эшли. Яр Чаллыда эшләп килгән "Кванториум" балалалар технопаркы да зур уңышларга иреште", - дип билгеләп китте ул.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима киңәшмәдә ел дәверендә мәгариф һәм фән өлкәсендә эшләп килгән программаларны билгеләп чыкты, республиканың барлык районнарында да мәгариф системасының үсеше турында сөйләде. Шулай ук Лариса Сулима Яр Чаллыда быел ачылып, уңышлы эшләп килгән "Кванториум" балалар технопаркын да билгеләп үтте. Ул аны балаларга өстәмә белем бирүнең яңа моделе, дип атады.
Чара ахырында тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча оештырылган иң яхшы эшчәнлек өлкәсендә, рейтинг күрсәткечләре буенча җиңгән, ТР муниципаль берәмлекләре һәм учрежденияләрен котладылар. Җиңүчеләр исемлегендә Яр Чаллы шәһәре исеме дә еш яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев