Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хезмәттәшләрен Медицина хезмәткәре көне белән котлады

"Медицина хезмәткәрләре көне белән котлап, сезгә иң изге теләкләремне җиткерәм. Бәйрәм уңаеннан сезгә авыр һәм гаять җаваплы хезмәтегез, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен зур тырышлык куюыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Медицина хезмәткәре - һөнәр генә түгел, анда уңыш казану өчен билгеле күләмдә белем, күнекмә һәм тәҗрибә кирәк. Табиб һөнәрен сайлаган кешеләр үзгә җанлы булырга тиеш. Медицина фәне ничек кенә алга китмәсен, клиникаларыбызда нинди генә камил дәвалау-диагностикау җиһазлары һәм югары технологияләрдән файдаланмыйк, пациентларның табибларның игътибары, аларның кызгану, хәлгә керү сәләтенә ихтыяҗы кимеми. Безнең бөек якташыбыз - психиатр Владимир Михайлович Бехтерев: "Табиб белән сөйләшкәннән соң авыруның хәле җиңеләймәсә, ул табиб түгел", - дигән. Бу әйтем үзенең актуальлеген югалтмаган һәм беркайчан югалтмас та.

Без үз эшчәнлегебзгә җәмгыятьнең игътибары җитәрлек булмауга зарлана алмыйбыз. Көн саен диярлек матбугатта бу хакта фикер алышалар, табилар китаплар һәм иң популяр телканалларда күрсәтелүче фильмнарның геройларына әверелә. Сәламәтлек проблемасы һәм аның өчен борчылмаган кешене табуы авыр. Безгә күп яхшы сүзләр, нигезле һәм нигезсез шикаятьләр язалар: кешеләрнең медицина ярдәменең сыйфаты һәм профессиональлеккә карата таләпләре арта һәм без аның артыннан өлгерергә тиеш. Бу яктан безгә Татарстан җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә, аерым алганда, сәламәтлек саклауга инвестицияләр кертә. Безнең тармакның консолидацияләнгән бюджеты 40 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2015 елда, әлеге суммадан тыш, тагын 4 млрд сумга якын акча медицина учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, җиһазландыруга тотылган.

Бүген безнең кайбер клиникаларыбыз халыкара стандартларга туры килә. Аларда без элек хыяллана гына алган җиһазлар пәйда булды. Әмма камил техника һәм югары технологияләр - югары әхлак сыйфатына ия чын профессионаллар кулында гына тиешле нәтиҗәсен бирүче кораллар гына. Күркәм гадәткә әверелгән "Ел табибы - Ак чәчәкләр" конкурсы республика сәламәтлек саклау системасында шундый кешеләрнең бик күп эшләвен күрсәтә. Бу сөенечле күренеш.

Сезгә әлеге яхшы хезмәтегездә чын күңелдән яңа уңышлар телим. Аның нәтиҗәләре безне мөмкин кадәр ешрак сөендерсен! Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X