Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда сайлаучыларның 82,09 проценты Владимир Путин өчен тавыш биргән

Татарстанда сайлаучыларның Владимир Путин өчен 82,09 проценты тавыш биргән. Берничә минут элек Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов кичә узган Россия Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен җиткерде. Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин барлык тавышның 82,09...

Татарстанда сайлаучыларның Владимир Путин өчен 82,09 проценты тавыш биргән. Берничә минут элек Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов кичә узган Россия Президентын сайлауның якынча нәтиҗәләрен җиткерде.

Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Шаһиәхмәтов иртәнге сәгать 8гә Татарстанда участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрнең 100 проценты эшкәртелгәнен әйтте. Владимир Путин барлык тавышның 82,09 процентын җыйган. Павел Грудинин - 9,06, Владимир Жириновский - 3,01, Максим Сурайкин - 1,68, Ксения Собчак - 1,33, Григорий Явлинский - 0,87, Борис Титов - 0,59, Сергей Бабурин - 0,58 процентлык күрсәткечкә ирешкән.

Россия буенча Владимир Путин барлык тавышның 76,67 процентын җыйган. Павел Грудинин - 11,79, Владимир Жириновский исә 5,66 процентлык күрсәткечкә ия.

Шаһиәхмәтов әйтүенчә, Татарстан халкының 77,45 проценты сайлауга барган. "Шәһәрләр арасында Казанда да, Чаллыда да сайлаучылар актив. Казан буенча тавыш бирү - 61,47, Чаллыда - 79,54 процент, Әлмәттә - 76,51 процент, Түбән Камада 71, 83 процент. Авылларда тавыш бирүчеләр 80 проценттан артык", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев