Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанлылар үзенчәлекле табигать кочагында ял итәргә тиеш

Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә Идел һәм Чулман елгалары табигать саклау зоналарын тәртипкә китерү белән бәйле программа әзерли башларга күрсәтмә бирде.


Татарстанда Парклар һәм скверлар елы кысаларында алып барыла торган эшләрнең дәвамы буларак, республика лидеры 2016 елны Идел һәм Чулман Су саклау зоналары елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты.

Территорияләрне үстерү һәм татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү - Миңнеханов стратегиясенең төп бурычлары әнә шулар. Һәм алар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла. Республиканың теләсә кайсы почмагында яшәү һәм эшләү өчен лаеклы шартлар тудырыла.

Проектны гамәлгә ашыру өчен Президент эшче төркем оештырырга күрсәтмә бирде, анда белгечләр генә түгел, җәмәгатьчелек вәкилләре дә керә. Кешеләрнең фикеренә таяну - республика лидеры алып барган сәясәтнең мөһим өлеше. Рөстәм Миңнеханов куйган төп бурыч яр буе җирләрен максатсыз файдалану һәм канунсыз төзелешләр белән бәйле законсыз гамәлләргә чик куюдан гыйбарәт.

Татарстанлылар һәм республика кунаклары үзенчәлекле табигать зоналарында ял итә алырга тиеш. Хөкүмәтнең бурычы - әнә шундый мөмкинлек тудыру. Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә әлеге проектны әзерләү эшенә керешергә күрсәтмә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев