Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Татфондбанк”ның кредиторларына булган бурычы 189 млрд сумны тәшкил итә

Бурыч суммасы лицензия алынганнан соң 8 млрдка үскән. Үзәк Банк вакытлы хакимиятнең "Татфондбанк" кредит оешмасының финанс хәле турындагы нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. 2017 елның 24 апрелендә булган хисап күрсәткәнчә, лицензия алынганнан башлап кредиторларга булган бурыч 8 млрд сумга үскән. "Вакытлы хакимиятнең "Татфондбанк" кредит оешмасының финанс хәле турындагы соңгы нәтиҗәләрен чыгарган көнгә...

Бурыч суммасы лицензия алынганнан соң 8 млрдка үскән. Үзәк Банк вакытлы хакимиятнең "Татфондбанк" кредит оешмасының финанс хәле турындагы нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. 2017 елның 24 апрелендә булган хисап күрсәткәнчә, лицензия алынганнан башлап кредиторларга булган бурыч 8 млрд сумга үскән. "Вакытлы хакимиятнең "Татфондбанк" кредит оешмасының финанс хәле турындагы соңгы нәтиҗәләрен чыгарган көнгә кредиторларга булган бурыч 189 млрд 768 млн сумны тәшкил итә", диелгән регулятор бастырып чыгарган документларда. Шунда ук быел март башында - лицензия алынганда - бурычның кимрәк, 181 млрд 508 млн булуы әйтелгән.Шунысын да әйтергә кирәк, тикшерү нәтиҗәләре "Татфондбанк" балансындагы "тишекнең" 1 млрдка кимеп,117 млрд 560 млн сум икәнен күрсәткән. Активлар 72 млрд 208 млн сумга билгеләнгән булган. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, "Татфондбанк"ны банкрот итеп таныганда , җитмәгән капитал 118,3 млрд сум итеп билгеләнгән булса, тикшерүдән соң, лицензия алынган вакытка - март башына - "тишек" күләме банк балансында 97 млрд дип исәпләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев