Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түләүләр кими

2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тариф киметелә. Җылылык челтәрләре компаниясе, Дәүләт комитеты һәм Башкарма комитет белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тарифларны киметү мөмкинлеге туды. Әйтик, 1 гигакалория энергиянең бәясе 1480 сум тәшкил итәчәк. Ә 1 июльдән әлеге күрсәткечнең 37 сумга артуы көтелә. Иң мөһиме,...

2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тариф киметелә.

Җылылык челтәрләре компаниясе, Дәүләт комитеты һәм Башкарма комитет белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан җылылык энергиясенә тарифларны киметү мөмкинлеге туды. Әйтик, 1 гигакалория энергиянең бәясе 1480 сум тәшкил итәчәк. Ә 1 июльдән әлеге күрсәткечнең 37 сумга артуы көтелә. Иң мөһиме, бүгенге көндә коммуналь хезмәтләргә тарифларның артуы туктатылды. Исегезгә төшерәбез: җылылык энергиясенә тарифларны Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты билгели. ТКХ квитанцияләрендәге гомуми сумманың 60%ы коммуналь хезмәтләргә түләүләрдән җыела.

"Квитанцияләрдәге суммалар кинәт кенә 10%ка кимемәячәк. Чөнки җылылык өчен түлисе суммалар гамәлдә сарыф ителгән җылылыктан, ягъни исәпләү приборларындагы күрсәткечләрдән чыгып исәпләнә. Саннар урамдагы һава температурасына, инженерлык проектына һәм җылыту сезонының дәвамлылыгына бәйле", дип искәртә хакимиятнең торак хуҗалыгы һәм халыкның иминлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Романова.

Су белән тәэмин итүгә тарифлар үзгәрешсез кала һәм 2016 елның 1 гыйнварына 1 куб. метр суның бәясе 19 сум 61 тиен тәшкил итәчәк. Ә суны бүлеп җибәрү тарифы - 13 сум 10 тиен була, ягъни бүгенге бәядән 10 тиенгә кыйммәтләнер дип көтелә.

Ә торак тарифларын шәһәр башкарма комитеты раслый. Карар проекты нигезендә, торак хезмәтенә тарифларның артуы 1 июльдән 4,4% тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X