Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәнкыйть кәнфит түгел...

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Әгъләметдин улы Кыямов идарә компанияләренең һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. 3-10 гыйнварда үткән баланс комиссияләре нәтиҗәләрен анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында җитди эшләр башкарылды, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырды. Иң мөһиме, торак...

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Әгъләметдин улы Кыямов идарә компанияләренең һәм торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. 3-10 гыйнварда үткән баланс комиссияләре нәтиҗәләрен анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында җитди эшләр башкарылды, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырды. Иң мөһиме, торак хезмәтенә тарифлар 2014 ел дәрәҗәсендә калды. Әлеге документ узган елның 22 декабрендә имзаланды, диде баш белгеч. Әлбәттә, Рафаил Кыямов үз чыгышында җитешсезлекләргә, эшләнеп җитмәгән чараларга аерым тукталды. "Паритет", "Электротехников", "ЭкскомЧелны" идарә компанияләренең эшчәнлеген тәнкыйть утына алды. Җитешсезлекләрне төзәтү өчен конкрет вакыт та бирде. Әйтик, 1 февральгә кадәр баланс комиссиясендә ачыкланган кимчелекләр төзәтелмәгән очракта, әлеге компанияләргә муниципаль идарә системасына күчерү яный дип, ассызыклап искәртте. Тулырак мәгълүматны газетабызның 16 гыйнвар, җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев