Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Трамвайлар йөрми торачак

Чаллының Мәскәү проспектында ремонт эшләре дәвам иткәнлектән трамвай юлларын да ябып торачаклар. Бу кисешкән юлларда һәм трамвай релслары аша ишекалды юлларына керә торган урыннарда асфальт һәм резина җәю белән бәйле. Барысы 12 урында июль-август айларында шушындый төзекләндерү эшләре башкарылачак. Күпчелек ремонт эшләре төнлә башкарыла. Көндез дә тоткарланулар булачак, шуңа алдан...

Чаллының Мәскәү проспектында ремонт эшләре дәвам иткәнлектән трамвай юлларын да ябып торачаклар. Бу кисешкән юлларда һәм трамвай релслары аша ишекалды юлларына керә торган урыннарда асфальт һәм резина җәю белән бәйле.

Барысы 12 урында июль-август айларында шушындый төзекләндерү эшләре башкарылачак. Күпчелек ремонт эшләре төнлә башкарыла. Көндез дә тоткарланулар булачак, шуңа алдан психологик яктан әзер булып торырга кирәк.

Мәскәү проспектын тулысынча сентябрь аенда ремонтлап бетерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев