Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тротуар – машина кую урыны түгел

Күп кенә шәһәрләрдә берничә катлы паркинглар төзегән вакытта, безнең Чаллыда машина кую урыннары җитмәү проблемасын башка юл белән хәл итәргә җыеналар. Әйтик, хакимиятнең административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин Түбән Кама тәҗрибәсен өйрәнүне тәкъдим итә.

- Күрше шәһәрдә машина кую урыннарын торак йортлар янында төзи башлаганнар. Ләкин әлеге тәкъдимнең төп ике алшартын үтәү зарур: шушы йортта яшәүчеләрнең ризалыгын һәм инженерлык коммуникацияләренә хезмәт күрсәтүче оешмаларның рөхсәтен алу. Бу мәсьәләне хәл итүдә бик игътибарлы булу сорала, - дип ачыклык кертә баш белгеч.

Хәер, әлеге алшартлар үтәлгән очракта да проблема тиз арада хәл ителер дип ышандырып булмый. Чөнки машина кую урыннары төзү юлларның юнәлешен үзгәртүгә, йорт яны территориясендәге яшеллеккә зыян китерүгә, балалар мәйданчыкларының мәйданын киметүгә, ахыргы чиктә, шәһәрнең генераль планына җитди үзгәрешләр кертүгә кайтып калачак. Ә шәһәр хакимияте, иң беренче чиратта, халык мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Дөресен әйткәндә, йорт яннары тыгызлап машина тутыру өчен түгел, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең яшәешен уңайлы итү максатында шулай чиста, төзек итеп тотыла. Саф һава суларга чыкканда, утырып ял итү өчен эскәмиясе, яшел зонасы һәм, әлбәттә, балалар рәхәтләнеп уйный алырлык уен мәйданчыклары булу ул - табигый күренеш. Шуларның берсенә генә булса да хилафлык китерү фатир хуҗаларының ял итүгә булган хокукын чикләүгә кайтып кала. Хәер, күп очракларда шул ук йортларда яшәүче автомобиль хуҗалары үзе үк боза законны. Әйтик, быел теркәлгән административ хокук бозуларның дүрттән бер өлеше законсыз машина кую белән бәйле. Узган чорда гына салынган штрафлар суммасы 3 миллион 440 мең сум тәшкил итте.

Сүз дә юк, машина кую урыннары төзү - кичектергесез хәл ителергә тиешле проблемаларның берсе. Җиңел автомобильләр саны көннән-көн арта. Бүген 523 мең кеше яшәгән шәһәребездә аларның саны 200 меңгә якын. Тәгаен генә әйткәндә, һәр икенче чаллылы руль артында. Шуңа күрә шәһәр юлларында аварияләрнең бермә-бер артуына да гаҗәпләнәсе юк. Тротуарларга куелган машиналардан да тәмам туйды халык. Шунысы ачык: йорт яннары зарарлы газлар чыгарып эшләп торучы машиналардан тиз арада арынырга тиеш! Яңа микрорайоннарда һәр 3 ай саен бер күп катлы йорт сафка баскан чорда бу проблема көннән-көн кискенрәк төс ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев