Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган тел көне белән!

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Җир йөзендә бүгенге көндә 6 000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы - кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә - 478 млн, хинди телендә...

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Җир йөзендә бүгенге көндә 6 000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы - кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә - 478 млн, хинди телендә - 437 млн, испанда - 392 млн, рус телендә - 284 млн, гарәптә - 225 млн, португалда - 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

Татарстанда да туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү юнәлешендә зур күләмле эш алып барыла. 2013 елның октябрь аенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен, тарихта моңарчы күрелмәгән финанслау - 1 млрд. 84 млн. сум күләмендә акча каралган. Бу документ алдагы елларда эшләгән программалардан 9 тапкырга артыграк финансланачак һәм, тулы күләмдә гамәлгә кертелү өчен, зур мөмкинлекләр алачак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев