Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган якны данлап, милләтне санлап яши белү сере.

Ка­зан – Уфа трас­са­сы буй­лап Чал­лы­га кил­гән­дә Ак­та­ныш һәм Мин­зә­лә ра­йон­на­ры чи­ген­дә ку­ел­ган һәм мил­ли би­зәк­лә­ре әл­лә ка­ян бал­кып тор­ган олы таш­так­та­да­гы:

 Таң ат­кан­да иң бе­рен­че бу­лып,

 Ак­та­ныш­ка си­бә ко­яш нур­ла­рын.

 Кит­сәм дә мин, кай­сы як­ка гы­на,

 Ак­та­ныш­ка кай­та юл­ла­рым, –

ди­гән ши­гырь юл­ла­ры һәр юл­чы­ның кү­ңе­лен сө­ен­де­реп, хо­зур­лан­ды­рып ка­ла. Ту­ган як­ны зур­лау­чы һәм дан­лау­чы ул ила­һи сүз­ләр ав­то­ры – кү­ре­нек­ле ша­гыйрь Мир­һа­ди Ра­зов. Ул үзе чы­гы­шы бе­лән – Ак­та­ныш ра­йо­нын­нан, ту­ган авы­лы – Сөн ел­га­сын­нан бер чак­рым ча­ма­сы гы­на ерак­лык­та ур­наш­кан Аеш авы­лы. Авыл­ла­ры янын­нан гы­на Сөн­не та­гы да ныг­рак ку­әт­лән­де­реп җи­бә­рү­че Би­җа­ды ел­га­сы ага. Үз тө­бә­ге та­ри­хы­на би­та­раф бул­ма­ган Мир­һа­ди әфән­де Би­җа­ды то­по­ни­мы­ның бә­җә­нәк­ләр ка­би­лә­се­нә бәй­ле бу­лу их­ти­ма­лын ки­ре как­мый. Әти-әни­се­нең нә­сел баш­ла­ры исә күр­ше Илеш ра­йо­ны­ның Яба­лак, Уян­дык, Җәй­ләү, Кып­чак авыл­ла­ры­на ба­рып то­та­ша. Ике як­тан да ба­ба­ла­ры, яңа ха­ки­ми­ят тө­зер­гә алын­ган­нар­ның җә­бер-зо­лым­на­рын ки­чер­гән хәл­ле иген­че­ләр­дән бу­ла. Әти­се Мир­за­ян ягын­нан ба­ба­сы бө­тен бай­лы­гын җир­ле “Щу­карь” карт­лар­га тап­шы­рып сөр­ген­гә сө­ре­лү­дән ко­ты­лып кал­ган, ә әни­се Фа­тый­ма ягы­ны­кы­лар авыл­дан ку­ы­лып та, Уфа­да төп­лә­неп ка­лу мөм­кин­ле­ген тап­кан­нар ул кы­рыс за­ман­да.

Кеч­ке­нә­дән аң-бе­лем­гә ом­ты­лу­чы, ки­тап­ха­нә­дә­ге бар­лык ки­тап­лар­ны кү­ңе­ле­нә сең­дер­гән Мир­һа­ди ат­лы тик­тор­мас ма­лай­ның Аеш­та­гы си­ге­зьел­лык мәк­тәп­нең 4 клас­сын­да укы­ган­да үз­ле­ген­нән яза баш­ла­ган ши­гырь­лә­ре “Яшь ле­нин­чы” га­зе­та­сын­да һәм “Ял­кын” жур­на­лын­да ба­сы­ла баш­лый. Та­гын бер ел­дан шул бас­ма­лар­да мәк­тәп тор­мы­шы­на ка­ра­ган хә­бәр­лә­ре дөнья кү­рә. Кү­ңе­ле иҗат­ка тар­тыл­ган яшүс­мер­нең 6 – 7 сый­ныф­лар­да укы­ган­да авыл тор­мы­шын як­тырт­кан мә­ка­лә­лә­ре ра­йон га­зе­та­сын­да да­и­ми ба­сы­ла баш­ла­вын, шу­лай ук, һич тә гай­ре та­би­гый дип бул­мый. Авыл­даш­ла­ры да ма­лай­ның бу шө­гы­ле­нә күп­тән кү­нек­кән, күп­ләр аны үз итеп, олы­лап, ша­гыйрь, жур­на­лист дип ке­нә атап йөр­тә. Ни ая­ныч, Мир­һа­ди­ның уңыш­ла­рын­нан көн­лә­шү­че­ләр дә та­бы­ла авыл­да. Ан­дый­лар ара­сын­да кай­бер укы­ту­чы­лар­ның бу­луы ае­ру­ча кыз­га­ныч. Гәр­чә Мир­һа­ди үзе, Аеш мәк­тә­бен­дә укы­ган­да, ком­му­нист һәм авыл тү­рә­лә­ре­нең ба­ла­ла­ры­на баш­ка­ча­рак мө­нә­сә­бәт бу­лу­га ка­ра­мас­тан, баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да укыт­кан Хәм­дия Ман­на­но­ва­ны, укы­ту­чы­ла­ры Сәй­лән Бик­мө­хәм­мә­то­ва­ны һәм Лю­ция Әбд­рә­ши­то­ва­ны олы их­ти­рам хис­лә­ре бе­лән ис­кә ала.

Әти­се­нең хуп­ла­вы, әни­се­нең: “Син ми­нем ән­кәй­гә ох­ша­ган­сың. Ул үзе чы­га­рып җыр­лар яза иде. Син дә яз, улым, яз! Үс­кәч гә­җит­тә эш­ләр­сең”, – дип үсен­де­реп то­руы Мир­һа­ди­ны яңа­дан-яңа иҗа­ди үр­ләр яу­лар­га ил­һам­лан­ды­ра. Ра­йон га­зе­та­сы­ның штат­тан тыш хә­бәр­че­се бу­ла­рак та­ны­лу ал­ган һәм ре­дак­ци­я­дән куш­кан­нар­ны як­тыр­та баш­ла­ган яшүс­мер егет кү­ләм­ле мә­ка­лә­ләр дә яза баш­лый. Ә ин­де си­ге­зен­че класс­тан соң, ра­йон үзә­ге Ак­та­ныш­та­гы ур­та мәк­тәп­кә йө­реп укый баш­ла­гач, өр яңа офык­лар ачы­лу­ын тоя. Би­ре­дә ин­де, си­нең кем ба­ла­сы бу­лу­ы­ңа ка­рап то­ру юк, мә­дә­ни­ят­не һәм сән­гать­не үз итү­че­ләр­гә, иҗа­ди тор­мыш­ны өс­тен кү­рү­че­ләр­гә мө­нә­сә­бәт та­мыр­дан үз­гә – үтә уңай. Дис­тә ел­лар­дан соң, ра­йон үзә­ген­дә үт­кән гамь­ле көн­нә­ре­нә бәя бир­гән­дә, ул үзе­нең Ак­та­ныш­та бө­тен­ләй баш­ка дөнь­я­га күч­кән­дәй хис итү­ен яшер­ми.

Янә­шә­дә ге­нә – ра­йон га­зе­та­сы ур­наш­кан би­на, Мир­һа­ди ан­да – күп­тән­нән үз ке­ше. Ре­дак­ци­я­нең “Агый­дел” әдә­би бер­ләш­мә­се­нә йө­ри баш­лау, да­и­ми рә­веш­тә хә­бәр­че­ләр слет­ла­рын­да кат­на­шу ка­лә­мен та­гы да ныг­рак чар­лау мөм­кин­ле­ге би­рә. Ин­тер­нат­та то­ру­ны өнә­ми­чә, гел ге­нә 10 чак­рым ерак­лык­та­гы авы­лы­на кай­тып йө­рү­е­нә ка­ра­мас­тан, күп­ләр бе­лән дус­ла­шып ки­тә. Ае­ру­ча па­рал­лель класс­та уку­чы Чиш­мә авы­лы еге­те Эн­гель Фәт­та­хов бе­лән ара­ла­ры якы­ная. Ма­те­ма­ти­ка­ны га­ять ях­шы бел­гән ул егет баш­ка­лар­га ка­ра­та яр­дәм­чел, эч­кер­сез бу­луы бе­лән үз яшь­тәш­лә­ре ара­сын­да их­ти­рам һәм хөр­мәт ка­за­на. Гәр­чә, бү­ген янә ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы дил­бе­гә­сен үз кул­ла­ры­на ал­ган Эн­гель Нә­вап улы­ның, ки­лә­чәк­тә рес­пуб­ли­ка­да, бө­тен та­тар дөнь­я­сын­да та­ныл­ган, кү­ре­нек­ле шә­хес дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лә­сен бер­кем дә фа­раз­лый ал­мый әле ул чак­та.

Гу­ма­ни­тар фән­нәр­не су ке­бек эч­кән, кү­ңел төп­ке­лен­дә үс­кәч ки­но тө­ше­рер­мен ди­гән хы­ял йөрт­кән һәм сән­гать дөнь­я­сы­на тар­ты­лып яшә­гән Мир­һа­ди Ра­зов Ак­та­ныш­та үт­кән шан­лы ике ел­ның үт­кә­нен сиз­ми дә ка­ла. Әле җит­мә­сә, тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре бе­лән, укыр­га ке­рер­гә дә со­ңа­ра. Ул за­ман­да яшь­ләр­гә пас­порт би­рер­гә бик үк аш­кы­нып тор­мау­ла­рын да хә­тер­дән чы­гар­мас­ка ки­рәк. Ар­ми­я­гә ки­тәр­гә ва­кыт җи­түе дә җиң­нән то­та. Мә­гәр мәк­тәп тә­мам­ла­ган ел­ны хәр­би хез­мәт­кә ал­мый­лар һәм Мир­һа­ди апа­сы яны­на, Чал­лы­га ки­теп, ул эш­лә­гән КА­МАЗ­ның Аг­ре­гат­лар за­во­ды­на эш­кә ур­на­ша. Үзе әйт­меш­ли, “Ва­хит Има­мов һәм Рә­шит Бә­шәр ке­бек кү­ре­нек­ле язу­чы­лар эш­лә­гән Ка­мАЗ­да хез­мәт чы­ны­гуы үтү, аның өчен олы бер тор­мыш мәк­тә­бе­нә әй­лә­нә”. Ав­то­ги­гант­ның икен­че чи­ра­тын саф­ка бас­ты­ру өчен көн­не төн­гә ял­гап эш­лә­ү­че­ләр ара­сын­да Аеш еге­те Мир­һа­ди Ра­зов­ның да бу­лу­ын ас­сы­зык­лау ае­ру­ча мө­һим. Фә­кать хө­кү­мәт куй­ган олы бу­рыч үтәл­гәч ке­нә, за­вод­та фи­зик һәм ру­хи чы­ны­гу үт­кән егет­не ар­ми­я­гә ала­лар. Бу юлы да бә­хет ел­мая үзе­нә. Чын­лап та, ике ел бу­е­на Гру­зи­я­нең, диң­гез ярын­да ур­наш­кан Ба­ту­ми ка­ла­сын­да хез­мәт итәр­гә на­сыйп бу­лу­ын, бә­хет ди­ми, ни ди­сең?!

Хәр­би хез­мәт­тә чы­ны­гып, ка­бат үзе эш­ләп кит­кән за­вод­ка әй­лә­неп кай­ту­ын кол­лек­тив­та һәр­кем хуп кү­рә. Ул бит әле тәҗ­ри­бә­ле хез­мәт­кәр ге­нә тү­гел, ә бәл­ки хәр­би хез­мәт­кә кит­кән­че үк ав­то­ги­гант ту­рын­да “Со­ци­а­лис­тик Та­тар­стан” һәм “Та­тар­стан яшь­лә­ре” га­зе­та­ла­рын­да хә­бәр­ләр, сал­лы-сал­лы мә­ка­лә­ләр җи­бә­реп то­ру­чы жур­на­лист та. Ике ел­дан Ка­зан дә­ү­ләт уни­вер­си­те­ты­на, та­тар жур­на­лис­ти­ка­сы бү­ле­ге­нә чит­тән то­рып уку­га ке­рү­ен дә аң­лап ка­бул итә җи­тәк­че­лә­ре: сес­си­я­ләр­гә бар­ган­да бер­нин­ди кар­шы­лык­лар да ту­мый. Ул гы­на да тү­гел, ях­шы эш­лә­вен исәп­кә алып, бер ел­ны проф­со­юз ко­ми­те­ты Мир­һа­ди Ра­зов­ны са­на­то­рий­га юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­ли. Наль­чик­та ни­чек ях­шы итеп сә­ла­мәт­ле­ген ны­гы­тып кай­ту­ын бү­ген дә са­гы­нып ис­кә ала әле ул.

Әл­бәт­тә, Мир­һа­ди ши­гырь­ләр язу­дан бер ге­нә миз­гел­гә дә тук­та­та­лып тор­мый. Чал­лы­да­гы “Ләй­сән” әдә­би бер­ләш­мә­се ки­чә­лә­рен­дә ак­тив кат­на­шуы исә яңа офык­лар ача. Ә ин­де Ка­дыйр Сиб­га­тул­лин, Мәх­мүт Га­зи­зов, Нә­җип Мадъ­я­ров, Га­зиз Ка­ша­пов ке­бек әдип­ләр бе­лән ка­ла­да­гы ту­лай то­рак­лар­га, Ту­кай ра­йо­ны авыл­ла­ры­на оч­ра­шу­лар­га ба­ру­ла­ры, кү­ңел­ле сә­хи­фә­лә­ре бе­лән мәң­ге­гә хә­те­рен­дә уе­лып кал­ган. Шу­лай ук, бер ел­ны Ка­зан­нан Ил­дар Юзе­ев бе­лән Рөс­тәм Мин­га­ли­мов Чал­лы­га ки­леп яшь язу­чы­лар се­ми­на­ры үт­кә­реп ки­тү­лә­рен ни­чек оны­та­сың!? Бу оч­ра­шу ва­кы­тын­да Мир­һа­ди Ра­зовның да иҗа­ди уңыш­ла­ры юга­ры бәя ала. Шат­лык-өс­те­нә шат­лык өс­тә­гән­дәй, бер шәл­кем ши­гырь­лә­ре “Идел” аль­ма­на­хын­да дөнья кү­рә...

1991 ел аның өчен ае­ру­ча үзен­чә­лек­ле һәм ка­дер­ле. Ку­лы­на дип­лом ал­ган шул ел­да Ка­мАЗ җи­тәк­че­ле­ге та­тар те­лен­дә­ге “Нур” га­зе­та­сын га­мәл­гә куя. Аның баш ре­дак­то­ры Нә­сыйх Та­җи­ев­нең кор­рес­пон­дент итеп эш­кә ча­кы­ру­ын бик те­ләп ка­бул итә ка­лә­ме тә­мам чар­лан­ган ша­гыйрь егет. Мил­ли рух­ның, мил­ли хис­нең та­шып тор­ган мә­ле. Ак ка­ла­да нә­шер ите­лә баш­ла­ган “Чул­ман-Идел” га­зе­та­сы­ның (хә­зер­ге – “Шәһ­ри Чал­лы”) хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән яры­ша-яры­ша иҗат ит­кән га­ять кү­ңел­ле чор­лар шул бу. Нәкъ шу­шы ел­лар­да җыр текст­ла­ры иҗат итә баш­лый, Рә­шит Бә­шәр ре­дак­тор­лы­гын­да Ка­ма­АЗ нәш­ри­я­тын­да бе­рен­че ши­гырь­ләр ки­та­бы – “Яшел би­ләү” дөнья кү­рә. Шу­ны­сы ис­кит­мә­ле: 1996 ел­дан Та­тар­стан Язу­чы­лар бер­ле­ге әгъ­за­сы Мир­һа­ди Ра­зов – 500ләп җыр текст­ла­ры ав­то­ры.

Ул әле­ге шө­гы­лен Чал­лы те­ле­ви­де­ни­е­сен­дә эш­лә­гән ел­ла­рын­да да дә­вам ит­те­рә. “Чал­лы Яр” исем­ле ши­гы­ре­нә бе­рен­че җыр­ны язу­чы – ка­ла­да­гы та­ныл­ган ком­по­зи­тор Әх­тәм Миң­не­ба­ев­ның улы Фә­рит. Ан­нан ин­де, Әх­тәм аб­зый бе­лән бер­лек­тә иҗат ит­кән “Ак­чар­лак­ла­рым” җы­ры туа. Шу­ны гы­на кө­теп тор­ган­дай, Ри­нат Го­бәй­дул­лин, Ви­та­лий Ага­пов һәм баш­ка ком­по­зи­тор­лар Мир­һа­ди ши­гырь­лә­ре­нә көй яза баш­лый. Ул җыр­лар исә Фән Вә­ли­әх­мә­тов, Са­ла­ват Фәт­хетд­нов, Ай­дар Га­ли­мов, Хә­ния Фәр­хи, Хәм­дү­нә Тмер­га­ли­ва, Зәй­нәп Фәр­хет­ди­но­ва, Зөһ­рә Шә­ри­фул­ли­на, Ре­зи­дә Шә­рә­фи­е­ва, Ра­вил Га­ли­ев, Ай­гөл Са­гын­ба­е­ва ке­бек та­ныл­ган та­лант ия­лә­ре­нең ре­пер­ту­ар­ла­рын би­зи.

Кү­ңе­ле сән­гать­кә ом­тыл­ган­га­мы, те­ле­ви­де­ни­е­дә бик җи­ңел эш­ләп ки­тә, бер-бер арт­лы үз тап­шы­ру­ла­рын бул­ды­ра. Алар­ның кү­бе­се әдә­би­ят бе­лән сән­гать­кә ба­гыш­лан­ган. Ак ка­ла­ның рәс­ми бул­ма­ган гим­ны­на әй­лән­гән “Чал­лы си­рень­нә­ре” та­ны­лу ки­тер­гән төс­ле, дис­тә ел дәвва­мын­да алып бар­ган “Кыйб­ла тап­шы­руы Мир­һа­ди Ра­зов­ның аб­ру­ен бер­мә-бер кү­тә­реп җи­бә­рә. Бе­раз­дан, җай гы­на ак­кан тор­мыш юлы янә үз­гә­реш ки­че­рә. Аны­сы “Шәһ­ри Чал­лы” га­зе­та­сы­ның ул чак­та­гы баш ре­дак­то­ры Рах­ман Шә­фи­гул­лин үзе­нең у­рын­ба­са­ры ва­зый­фа­сын тәкъ­дим итүе бе­лән бәй­ле. Ка­рыш­мый: ка­бат җа­ны­на га­ять якын бул­ган жур­на­лист ка­лә­мен ку­лы­на ала. 2016 ел­дан “Тат­ме­диа” җи­тәк­че­ле­ге ка­ра­ры бе­лән баш ре­дак­тор ва­зый­фа­сы­на бил­ге­лә­нә.

Тарт­кан ат­ка йөк­нең авы­рын са­ла­лар ди­гән­дәй, та­гын бер ел­дан өч ки­тап ав­то­ры Мир­һа­ди Ра­зов­ны Та­тар­стан жур­на­лист­лар бер­ле­ге­нең Чал­лы­да­гы оеш­ма­сы рә­и­се итеп сай­лап ку­я­лар. Шун­нан бир­ле, зар­лан­мый­ча, ты­ныч-ип­ле ге­нә ике йөк­не бик ти­гез итеп тар­тып ба­ру­ын дә­вам итә бул­дык­лы Ак­та­ныш еге­те.

Га­и­лә бә­хе­те дә чит­лә­теп уз­ма­ган үзен: го­ме­рен укы­ту­чы һө­нә­ре­нә ба­гыш­ла­ган хә­ләл җе­фе­те Әл­фи­я­се бе­лән бер ма­лай һәм кыз тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр. Ай­дар­ла­ры пе­да­го­гия көл­ли­я­те һәм уни­вер­си­тет тә­мам­ла­ган, ма­гис­т­ра­ту­ра­да укый, ка­ла­да­гы Ва­силь­ев исе­мен­дә­ге көл­ли­ят­тә ин­фор­ма­ти­ка укы­та. Ми­лә­ү­шә­лә­ре Ала­бу­га сән­гать көл­ли­я­тен тә­мам­ла­ган, чит­тән то­рып Ка­зан мә­дә­ни­ят ин­с­ти­ту­тын­да укын дә­вам ит­те­рә. Та­ны­лып ки­лү­че хо­ре­ог­раф, күп ар­тист­лар­ның кон­церт­ла­рын ма­тур би­ю­лә­ре бе­лән би­зи. Эш­лә­гән уры­ны – ка­ла­да­гы 39 нчы мәк­тәп.

“Ба­ла­ла­ры­быз саф та­тар­ча сөй­лә­шә­ләр, та­тар мө­хи­тен­дә үс­те­ләр. Ки­я­ве­без­нең әти-әни­лә­ре – Ка­ма Та­ма­гы тө­бә­ген­нән, бик әй­бәт, мил­ли җан­лы ке­ше­ләр”, – дип сө­е­не­чен бел­де­рә бә­хет­ле ата үзе. Кү­ре­нә ки, ал­ма­ла­ры ал­ма­гач­ла­рын­нан ерак төш­мә­гән. Шу­шы ал­тын көз көн­нә­рен­дә үзе­нең 60 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үтү­че чын мил­ләт ба­ла­сы, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Мир­һа­ди Ра­зов­ка ба­ры тик иҗа­ди уңыш­лар те­ли­се ге­нә ка­ла.

 

 Рә­ис ЗА­РИ­ПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X