Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай рухы яши йөрәкләрдә

Халкыбыз бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Апрель ае буе шагыйрьгә багышланган чаралар татар яшәгән барлык төбәкләрдә тынып тормады. Яр Чаллыда Тукайны, аның иҗатын аеруча югары дәрәҗәгә күтәреп, күпсанлы кичәләр, бәйгеләр, очрашулар уздырылды һәм мондый рухи чаралар әле ел буе дәвам итәчәк. 26 апрель - шагыйрьнең...

Халкыбыз бөек улы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Апрель ае буе шагыйрьгә багышланган чаралар татар яшәгән барлык төбәкләрдә тынып тормады. Яр Чаллыда Тукайны, аның иҗатын аеруча югары дәрәҗәгә күтәреп, күпсанлы кичәләр, бәйгеләр, очрашулар уздырылды һәм мондый рухи чаралар әле ел буе дәвам итәчәк.

26 апрель - шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәле янында үткән Шигърият һәм сәнгать бәйрәме иң күркәм чара булгандыр, мөгаен. Бирегә иртәдән үк үзен татар дип санаган, әдип иҗатының бөеклеген аңлаган шәһәрдәшләребез чәчәкләр салырга килделәр. Ә сәгать унда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр биредә Тукайга багышланган шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясап, бәйрәмне башлаулары үзе бер гүзәл вә шатлыклы вакыйга булды. Аларны Чаллы мәктәпләреннән килгән укучылар алыштырды. Бөек шагыйрь һәйкәле кызыл чәчәкләргә күмелде. Җыр-музыка тынмады.

15 сәгатьтә Тукай һәйкәле янына язучылар, сәнгать әһелләре җыелды. "Туган тел" җыры белән башланган чыгышлар бер-берсен алыштырып торды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә милләтебезнең бөек улына дан җырладылар. 2015 елда актив иҗат иткән әдәбият һәм сәнгать әһелләренә мактау кәгазьләре тапшырылды. Биредә Тукай әсәрләре басылган татар китаплары күргәзмәсе эшләде. Рәссамнар үзләре иҗат иткән картиналарны халык хозурына куйганнар иде.

Чаллы шагыйрьләре үз әсәрләрен укыдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Башкалабыз Казанда исә 26 апрель иртәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Тукайга чәчәк бәйләмнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та китерде. Республика җитәкчесе һәйкәл янында дөньяның төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән дә аралашты. Аннан соң, Казанның Островский урамы, 10нчы йорт бинасы диварында (элеккеге "Шәрык клубы", хәзерге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның (1886-1913) истәлегенә мемориаль такта куелды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен рәссам Нәҗип Нәккашка, шагыйрь Газинур Моратка һәм "Болгар цивилизациясе"н әзерләүче төркемгә бирү турындагы указга кул куйды.

Тукайга багышланган чаралар шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Алма-Ата кебек эре шәһәрләрдә дә зурлап үткәрелде. Чаллыдагы Тукай һәйкәле янында май аенда да төрле әдәби-мәдәни чаралар үтәчәк. Тукай рухы яши, ул - мәңгелек!

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X