Шəhри Чаллы

Уку йортларында “урак өсте”

Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, ә югары уку йортларында абитурентлар кабул итү башлана. Быел Россия буенча 20 мең абитуриент студент булыр дип көтелә. ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов югары уку йортлары ректорлары белән үткәрелгән киңәшмәдә абитуриентлар кабул итүне мөмкин кадәр иртәрәк башларга киңәш бирде.

Чаллының югары уку йортларында бу эш май аенда ук башланды. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәребезнең бердәнбер мөстәкыйль вузы белән кызыксыналар, укытучыларга гадәттәгечә ихтыяҗ зур. Бу яңа уку елыннан укытучылар әзерләүче уку йортларына дәүләт заказы барлыкка килү белән дә бәйле. Мондый вузларда укучыларга 15 мең стипендия түләячәкләр. "Минем әбием дә, әнием дә, туганнарым да укытучылар. Династиябезнең эшен дәвам итәргә җыенам. Шуңа күрә Чаллы дәүләт педагогия университетына барачакмын", - ди Алсу Галиева. Яңа уку елында биредә 2 яңа белгечлек ачыла: "Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджменты" һәм "Математика һәм компьютер фәннәре".

Казан Федераль университетының Чаллы филиалы күптән түгел "Хайер" компаниясе белән килешү төзеде. Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Алексей Илюхин әйтүенчә, әлеге килешү нәтиҗәсендә яңа белгечлек ("Суыткыч, криоген техникасы һәм тормышны тәэмин итү системалары") ачарга мөмкин булган.

"КАМАЗ" теләге буенча "Сакчыл җитештерү" белгечлегенә дә төркем җыялар.

Быел "Корпоратив хокук" һәм "Туризм" белгечлекләренә дә укытачаклар. Бу уку йортын тәмамлаучылар гадәттә "КАМАЗ"га һәм "ТТС" компаниясенә эшкә урнашалар. "Без "КАМАЗ"ның фәнни-техник үзәгенә белгечләрне максатчан әзерлибез. Студентлар 4нче курстан башлап, көннең беренче яртысында шунда эшлиләр, ә төштән соң укыйлар. Аннары эш бирүче укуын тәмамлаган, тәҗрибә туплаган яшь белгечләр белән контракт төзи. Кызыл диплом алган бер белгечебезне техник фирмага җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары итеп эшкә алдылар», - ди А. Илюхин.

Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалында яңа юнәлешләр ачырга җыенмыйлар. Яшьләр арасында юристлар, банк хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. "Безнең институтны тәмамлаучылар башкарма комитетка, банкларга, заводларга эшкә урнашалар", - диделәр биредә.

Соңгы вакытларда сәүдә-технология институты турында шәһәрдә "Бу уку йортының лицензиясен алганнар", дигән сүзләр йөри башлады. Бәлки шуның тәэсиредер, биредә быел югары белем алырга теләүчеләрне кабул итмиләр. "Чаллыга һәм Кама төбәгенә моның кадәр идарәчеләр кирәкми, - ди кабул итү комиссиясе җитәкчесе Олеся Хәбибрахманова. - Без "Просто молоко" предприятиесе белән хезмәттәшлек итәбез һәм аларга белгечләр әзерлибез. Урта-махсус белем базасында "Кондитер-пешекче" белгечлеге буенча укыта башлыйбыз.

2016 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре түбәндәгедән гыйбарәт:

- Югары уку йортларына документлар тапшыру вакыты үзгәрде. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк.

- Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган исемлеккә кергән олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре вузга имтиханнар тапшырмыйча да керә алалар.

- Абитуриентлар шәхси уңышлары өчен өстәмә 10 баллга өметләнә алалар. Боларга аттестатында гел "5"ле булучылар, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортчылар һәм волонтерлар керә.

- Кайбер вузларга абитуриентлар өчен өстәмә сынау уздыру мөмкинлеге бирелде.

- Профильле фән буенча да өстәмә сынау үтәргә туры килергә мөмкин. Бу хокукка кайбер югары уку йортлары ия.

- Югары балл 300дән 320гә җитте.

- Көллият һәм техникумнар тәмамлаучылар вузларга ташламалы кабул ителүдән мәхрүм булдылар.

Урта мәктәпне тәмамлаучыларга һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар юлдаш булсын. Теләгән һөнәрләренә укып, җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: