Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укучылар саны арта

Берничә ел элек мәктәпләрдә балалар саны кимегәч, алардагы буш урыннарны өстәмә белем бирү учреждениеләренә биргәннәр иде. Илдәге вәзгыять нәтиҗәсендә соңгы елларда Чаллыда да балалар туу яхшырды. Нәтиҗәдә, башта балалар бакчаларына, инде менә хәзер мәктәпләргә урыннар җитмәү проблемасы килеп туды. "Юл картасы" республика программасы ярдәме һәм үз мөмкинлекләребез белән шәһәр балалар...

Берничә ел элек мәктәпләрдә балалар саны кимегәч, алардагы буш урыннарны өстәмә белем бирү учреждениеләренә биргәннәр иде. Илдәге вәзгыять нәтиҗәсендә соңгы елларда Чаллыда да балалар туу яхшырды. Нәтиҗәдә, башта балалар бакчаларына, инде менә хәзер мәктәпләргә урыннар җитмәү проблемасы килеп туды. "Юл картасы" республика программасы ярдәме һәм үз мөмкинлекләребез белән шәһәр балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итеп килә.

Мәктәпләр җитмәүнең көнүзәк проблемага әверелүе турында шәһәрнең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов 25 июньдә үткән мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсендә искәртте.

Элекке еллардагы кебек хәзер күп мәктәпләрдә балалар ике сменада укый. Андый мәгариф учреждениеләре - 17. Үткән ел 3743 бала икенче сменада укыган. Ел саен мәктәп укучыларының саны 500-600гә арта. Яңа уку елында икенче сменада укучылар саны 4200гә җитәчәк.

Проблеманы тагын шунысы да катлауландыра: шәһәрнең иске микрорайоннарында мәктәп яшендәге балалар саны аз, димәк ки ул комплексларда урнашкан мәктәпләргә укучылар аз килә, хәтта беренче сыйныфка бер сыйныфлык бала туплый алмаган мәктәпләр дә бар. Ә яңа микрорайоннарда - Мәләкәс аръягы, Яр буе районнарында, 53, 65, 13 и 14нче комплексларда, киресенчә, балалар күп, мәктәпләр тулы, һәм аларда дәресләр ике сменада укытыла. 1, 9, 10, 15, 19, 45, 46, 53, 58, 60нчы мәктәпләр тулы, шунлыктан бу мәктәпләргә үзләренә беркетелмәгән микрорайоннардан укучылар кабул итү мөмкинлеге юк һәм мәгариф идарәсе рөхсәт тә итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев