Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән! Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр - Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм! Ошбу җәйге озын көннәрдә салкынча һавалар биреп безнең уразаларыбызны җиңеләйткән Раббыбыз Аллаһка меңнәрчә мактау-шөкраналарыбыз булсын!...

Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте һәм дә үз исемемнән барчагызны изге Рамазан ае тәмамланып, Гайдел-Фитыр - Ураза бәйрәме җитүе белән ихлас котлыйм!

Ошбу җәйге озын көннәрдә салкынча һавалар биреп безнең уразаларыбызны җиңеләйткән Раббыбыз Аллаһка меңнәрчә мактау-шөкраналарыбыз булсын! Аллаһка шөкер, Изге Рамазан аебыз быел да зур җанлылык белән узды. Аның барышында мәчетләребездә хәйрия эшләре активлашты, физик мөмкинлеге чикле балаларның, үсмерләрнең, ятимнәрнең, фәкыйрьләрнең хәлен җиңеләйтү буенча чаралар күрелде. Мәчетләребездә тәрәвих намазларына килүчеләр артты. Бу ураза тотучылар саны артуын да дәлилли торган күрсәткеч. Ә бит тәрәвих намазлары ошбу җәйге айларда төн уртасында узу сәбәпле, өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге аларга йөри алмады.

Мәчетләребездә тулы Коръән чыгылды, без Аллаһы сүзләренең тирән эчтәлегенә төшенергә, ошбу вакытлыча дөньяда яшәү мәгънәсен тулырак аңларга тырыштык. Безнең һәрберебезгә ошбу ай дәвамында рухыбызны савыктыру, Аллаһы ризалыгы өчен нәфес-теләкләрне тыеп тору, мескен-мохтаҗларга ярдәм итү өчен зур мөмкинлекләр бирелде. Уразаның һәр көне аны тотучылар өчен бер дәрес булды, нәфсебезне тәрбияләде, кылган гамәл - гыйбадәтләребез, изгелекләребез Аллаһы Тәгаләгә якынайтты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. әйтте: "Һәр нәрсә өчен чистарыну бар. Ә калеб белән тәнне Ураза чистарта". Ураза тотып без тәннәребезне, күңелләребезне чистарттык, ниятләребезне дөресләдек. Зәкәт, фитыр садакаларыбыз, ифтар мәҗлесләребез белән мескен-фәкыйрьләрне сөендердек, малларыбызны пакьладык. Изге ай барчасын - яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен бергә туплады, дуслаштырды. Кайбер мөселман кардәшләребез Рамазанның соңгы ункөнлегендә мәчетләребездә игътикяф кылып тәкъвалыкларын арттырдылар.

Бәйрәм көнне Аллаһы Тәгаләне олылап зекер итү белән бергә, без фәкыйрьләргә садака өләшергә, ата-ананың, туганнарның, күршеләрнең хәлен белергә, аларны күчтәнәчләребез, бүләкләребез белән сөендерергә бурычлы. Ошбу мөбарәк көнне гает намазы укыла, гает намазына кадәр ятимнәргә, мохтаҗ-фәкыйрьләргә фитыр садакалары тапшырыла. Чөнки алар да безнең белән бергә бәйрәм шатлыгы кичерергә тиеш. Фитыр садакасы гаиләнең һәр әгъзасы, хәтта яңа туган бала исеменнән тапшырыла. Быел аның минималь күләмен Мөфтият 50 сум, зәкят түләүчеләр өчен 330 сум итеп билгеләде.

Аллаһы Тәгалә ошбу Рәхмәтле айда тоткан уразаларыбыз, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез бәрәкәтендә тормышыбызны тагын да күркәмрәк итеп, изге ният-максатларыбызга ирешергә юлларын ачсын! Киләчәктә дә гыйбадәтләребез дәвамлы булып, Раббуль Хакның мәгъфирәтенә, рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп әйләсә иде!

Ураза гаетен бәйрәм итү шәһәребез мәчетләрендә 28 июльдә иртәнге 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башлана. Аннары гает намазы укыла.

Мәчетләребезгә рәхим итегез!

Олы ихтирам һәм изге догалар белән,

Әлфәс хәзрәт Гайфулла,

Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X