Уңышларыбыз – үрнәккә лаек
Илдә һәм дөньядагы икътисадый тотрыксызлык шартларында Татарстан икътисадның динамик үсеш үрнәге булып тора. Россиядә хәл катлаулы булса да, Татарстан "Стратегия 2030" документында билгеләнгән максатларны тормышка ашыруда ышанычлы адымнар ясый. Максатларга ирешү өчен комплекслы һәм системалы эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.
Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча республикабыз Россия Федерациясендә алдынгы төбәкләрнең берсенә әйләнде. Региональ продукт күләме буенча Татарстан Россиядә - 6нчы, авыл хуҗалыгына инвестицияләр буенча - 4нче, ә сәнәгать һәм төзелеш буенча 5нче урынга чыкты. Татарстан икътисадый моделендә инновацияләргә өстенлек бирелә. Соңгы 5 елда аның күләме 2,5 триллион сумнан артып китте.
Республикабызның социаль-икътисадый үсешенә шәһәребез дә зур өлеш кертә. Агымдагы яртыеллыкта, мәсәлән, транспорт чаралары һәм җиһазлар; металл әйберләре һәм азык-төлек җитештерү күләме 100%тан артты. Катыргы-кәгазь товарлары җитештерү күләме исә 107,7%тан күбрәк.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, бу беренче чиратта "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенең уңышлы эшләве белән аңлатыла. 2016 елның 6 аенда автогигант 13 меңнән артык йөк машинасы сатты, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32%ка артык. Россия автомобиль базарында "КАМАЗ"ның өлеше 53%тан 61%ка җитте. Компания алдында ел ахырына кадәр 32 мең машина сату бурычы тора, аның 25 меңен Россия базарында сатарга җыеналар. Автогигант үзендә җитештерелгән товар үсеше өчен инвестицияләр җәлеп итә. Әйтик, Daimler компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә уңышлы проектлар тормышка ашырыла.
10 мартта тулы технологияләр циклы белән Daimler - Actros заманча кабиналар каркасы ясау буенча завод төзелә башлады. Җитди инвестицияләр программалары буенча эшләү сәбәпле, автогигантта яңа белгечләргә ихтыяҗ туды. Аларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү максатыннан, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә күп функцияле үзәк ачылды. Биредә Татарстан һәм Россия уку йортлары студентлары да укый алачак.
"Форд-Соллерс холдинг" компаниясе дә җитештерү күләмен арттыра. Бу үсешкә яңа Ford Fiecta моделе зур өлеш кертте. Август аенда биредә 10 меңенче EcoSport кроссоверы ясалды.
Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында да шәхси инвестицияләр күләме ике тапкыр артты. Соңгы елларда алюмин профильләр җитештерүдә лидер булган "ТАТПРОФ" акционерлык җәмгыяте дә үзенең товарын Казан, Мәскәү, Астана шәһәрләрендәге төзелеш объектларына җибәрә башлады. "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең дә уңышлары зурдан. Биредә кечкенә икмәк-булка ризыкларын җитештерү буенча яңа проект гамәлгә ашырыла башлады. "RONDO" һәм "Fritsch GmbH" линияләрен 2016 елның икенче яртысында файдалануга тапшырырга җыеналар. Беренче ярты елга инвестицияләр күләме 120 миллион сумга якын.
Болардан тыш шәһәребезнең алгарышлы үсеш мәйданы (ТОСЭР) резидентларыннан гаризалар кабул ителә башлады. Реестрга берничә резидент теркәлде дә инде. Бу исә киләчәктә Чаллыда 2 меңнән артык өстәмә эш урыны барлыкка киләчәк дигән сүз. ТОСЭР резидентлары арасында "Хайер Апплаенсис РУС", "Кама" агросәнәгать комплексы, "Техноанод", "ТЭМПО" һәм "ЗаряД" компанияләре бар. Өстәвенә тагын 6 предприятие алгарышлы үсеш мәйданы резиденты булырга әзерләнә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова әйтүенчә, бүген инфростуктураны әзерләү бурычы тора. "Бу җәһәттән безгә Татарстан хөкүмәте ярдәм итә. Республика һәм федераль программаларында катнашу мөмкинлеге бирә", - ди.
Моннан тыш, шәһәрдә кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә дә игътибар зур. Бүгенге көндә бу тармакта 29,2 мең субъект бар, аларда 50 меңгә якын кеше эшли. Бу - шәһәрдәге эшкә сәләтле кешеләрнең 27,5 %ы дигән сүз. Эшмәкәрлек үсешенә уңайлы шартлар тудыру максатыннан, кризиска каршы штаб уңышлы эшли. Агымдагы елның беренче яртысында штабның 10ннан артык утырышында 33 проект каралды. Мәскәүдә узган Индустриаль һәм сәнәгать парклары үсеше буенча да җитди эш алып барыла. Моношәһәрләр үсеше буенча күзәтү советы утырышында Чаллыга 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү мәсьәләсе хупланды.
"Мастер" Кама индустриаль паркы проектының 6нчы чиратын тормышка ашыруга да 898 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Нәтиҗәдә тагын 4 мең өстәмә эш урыны булдырылачак.
"Развитие" паркына да федераль һәм республика бюджетыннан 162,9 миллион сум акча бүленәчәк. Ул объектның беренче чиратындагы инженерлык челтәрләрен төзеп бетерүгә тотылачак. Моннан тыш, РФ икътисадый үсеш программасы буенча 19, 5 миллион сум акча алынган, ул паркның икенче чиратындагы челтәрләрне төзеп бетерү өчен кулланыла. Әлеге паркта тагын 1000нән артык өстәмә эш урыны булачак. Инвестицияләр күләме 1,6 миллиард сум.
Кече эшмәкәрлекнең инновацион идеяләрен тормышка ашыру максатыннан, ИТ-парк "Бизнес-инкубаторы"нда сайлап алу туры булды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Нәтиҗәдә резидент исеменә 12 кеше лаек булды. Эшмәкәрләргә Татарстан хөкүмәтенең "Лизинг грант" программасы буенча да ярдәм күрсәтелә.
Күптән түгел шәһәрдә "Класстерлар үсеше өчен партнерлык" дигән темага III халыкара фәнни- гамәли конференция дә узды. Тиздән "Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге" дигән темага узачак форум аның дәвамы булыр дип көтелә. Анда Россиянең эре машина төзелеше компанияләре катнашачак.
Төзелеш тармагы да уңышлы эшли. 2016 елның беренче яртысында 10,3 миллиард сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылды. 101,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. 800 урынга исәпләнгән мәктәп, "Альбатрос" бассейны файдалануга тапшырылды. "Суар" бистәсендә күп функцияле үзәк төзелә, "Төзүче" стадионында, 2нче хастаханәдә, Чулман проспектында һәм башка объектларда төзелеш реконструкция эшләре дәвам итә. Татарстан республикасы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрнең урам-юл челтәрләрен төзекләндерүгә 1 миллиард сумга якын акча бирелде. БСИдагы юллар да тәртипкә китерелде.
150 күп фатирлы торак йортта капиталь төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Моңа 1 миллирад 164 миллион сум акча тотыла. Социаль- икътисад тотрыклы үсештә булгач, демографик хәл дә яхшыра. 2016 елның беренче яртысында Чаллыда 4092 бала туды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 271гә артык.
1 июльгә эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 29665,3 сум тәшкил итә. "Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,6%ка артык",- ди Наталия Анатольевна. Шәһәр һәм предприятие җитәкчеләре ирешелгән уңышлар белән чикләнмиләр. Алар икътисад үсеше, предприятие һәм оешмаларның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү буенча максатчан эш алып баралар. Җитәкчеләребез халыкны тыныч, мул тормышта яшәтү юнәлешендә бердәм команда булып эшләүнең нәтиҗәсе матур булуын даими раслыйлар.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев