Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакцина ясатучылар арта

Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табиблары соңгы вакытларда шәһәрдәшләр арасында вакцина ясатучыларның артуын әйттеләр.

Баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, биредә көненә уртача 100 кешегә вакцина ясыйлар, кешеләр «Спутник V»  һәм «Спутник лайт»ка өстенлек бирә.
– Яңа коронавирус белән авыраган кешеләр  «Спутник лайт» ясата, ә чирләмәгән, иммунитеты начар булган  кешеләргә «Спутник V»ны алырга киңәш итәбез. Ул сыналган препарат  һәм аннан иммунитет яхшырак барлыкка килә, – ди ул.  
Без барганда вакцина ясатырга теләгән кешеләр шактый иде. Үзем дә якыннарымны, туганнарымны яман  авырудан саклау өчен вакцина ясаттым. Башта табиб карады, вакцина ясаткач ниләр эшләргә ярамаганын аңлатты. Өч көн физик эшләрдән тыелып торырга, өшемәскә, кеше күп булган урыннарга йөрмәскә, мунча кермәскә, укол янын ышкымаска һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска куштылар.
7 нче поликлиника табиблары да авырудан соң ярты елдан прививка ясарга теләүче пациентлар санының артуын билгеләп үтәләр. COVID-19 белән авырган чаллылылар үз сәләмәтлекләрен кабат куркыныч астына куярга теләмиләр һәм вакцинациягә киләләр. Биредә дә «Спутник V» яки «Спутник Лайт» вакциналарын сайлаучылар күп икән.
53 яшьлек Татьяна Титорова 9нчы шифаханәдә вакцина алган. «Башта ирем, аннары үзем, кайнанам авырады. Минем температура югары иде, шунда ук шифаханәгә мөрәҗәгать иттем, аннан компьютер томографиясенә җибәрделәр. Үпкәләргә 15% зыян килгән иде. Мин шунда ук дәвалана башладым. Табибның барлык күрсәтмәләрен үтәдем һәм терелдем. Ирем нык авырды, аңа аякка басу өчен озаграк вакыт кирәк булды. Кызганыч, иремнең әнисе ковидтан вафат булды. аны кызганмады», – диде.
Татьяна Дмитриевна вакцина ясатырга килүче шәһәрдәшләр кебек үк прививка ясатырга кирәк дип саный. «Арада авыру кешеләр бик күп. Үзем өчен куркам: хроник авыруларым бар, кабат коронавирус йоктырырга Ходай язмасын. Авырмаган, якыннарын югалтмаган кеше коронавирусның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламый. Бу авыру бездән тизрәк китсен иде, кабат бер кеше дә авырмасын һәм үлмәсен иде», –  дип искәртте.
4нче шифаханәнең медицина профилактика бүлеге мөдире, табиб-терапевт Людмила Ваструкова вакцинаны беренчеләрдән булып ясаткан. Ул шәһәрдәшләрне үзләрен һәм якыннарын куркыныч авырудан саклау һәм җәмгыятьтә коллектив иммунитет булдыру максатыннан вакцина ясатырга чакырды, табиблар вакцина алган кешеләрнең чирләгән очракта да, авыруны җиңел үткәрүләрен һәм реанимациягә эләкмәүләрен әйтә.


Зөлфия ГАЛИМ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация