Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннар өчен тагын бер бушлай хезмәт

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12 май көннәрендә Россия территориясендә ерак араларга хәрәкәт итүче тимер юл транспортында бушлай йөри ала. Әлеге мөмкинлекне "Россия тимер юллары" җәмгыяте булдырды. Бушлай йөрү документларын 1 апрельдән рәсмиләштерергә була. Җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән вакыт аралыгында инвалид яки ветеранны озата йөрүче бер кешегә дә тимер юл...

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12 май көннәрендә Россия территориясендә ерак араларга хәрәкәт итүче тимер юл транспортында бушлай йөри ала. Әлеге мөмкинлекне "Россия тимер юллары" җәмгыяте булдырды. Бушлай йөрү документларын 1 апрельдән рәсмиләштерергә була.

Җәмгыять тарафыннан күрсәтелгән вакыт аралыгында инвалид яки ветеранны озата йөрүче бер кешегә дә тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Бушлай йөрү өчен билетларны купелы вагоннарга (урын-җир тәкъдим ителә) һәм барлык категориядәге поездларга - югары тизлектәге "Сапсан", тизйөрешле "Ласточка" поездлары (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр яны, фирма, пассажир поездларындагы урыннарга рәсмиләштерергә була. Транзит аша чит ил дәүләтләре буйлап хәрәкәт итүче поездларга да бушлай йөрү билетларын рәсмиләштерергә мөмкин.

Пассажирлар күрсәтелгән вакыт аралыгында бушлай йөрү мөмкинлегеннән чикләнмәгән күләмдә файдалана ала.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев