Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел бүләге – балалар сөенече

Кайсы сабый Яңа елда бөтен теләк-хыялларының чынга ашуына, Кыш бабай тылсымлы капчыгына салып, ел буе көтеп алган бүләген алып килүенә ышанмый икән! Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен могҗизага ышану аеруча мөһим. Чөнки күпләренең дөньяны танып белү, табигать гүзәллегенә соклану мөмкинлеге бер уентык тәрәз белән чикләнгән. Яңа елга аяк баскан...

Кайсы сабый Яңа елда бөтен теләк-хыялларының чынга ашуына, Кыш бабай тылсымлы капчыгына салып, ел буе көтеп алган бүләген алып килүенә ышанмый икән! Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен могҗизага ышану аеруча мөһим. Чөнки күпләренең дөньяны танып белү, табигать гүзәллегенә соклану мөмкинлеге бер уентык тәрәз белән чикләнгән. Яңа елга аяк баскан көннәрдә шундый балаларны куандыру, "Теләкләр чыршысы", "Яңа ел хыялы" исемнәре астында хәйрия акцияләре оештыру күркәм традициягә әйләнеп бара.

"Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте мондый игелек акцияләрен 2013 елдан бирле зурлап оештыра. Әлеге коллектив күңелләрен җылыткан балалар саны елдан-ел арта.

- Узган өч ел эчендә генә 2000нән артык баланың хыялларын тормышка ашырдык. Быел менә 460 баланы сөендерергә уйладык. Кыш бабайга язган хатларындагы теләк-бүләкләрнең дә нәкъ алар теләгәнен эзләп алабыз. Урында яткан сабыйларның куанычтан яктырган йөзләрен, өмет чаткысы кабынган күзләрен күргәч, игелекнең нинди зур көчкә ия булуына тагын бер кат инанасың. Сәламәтлек белән туган һәр яңа көннең нинди зур бәхет икәнен бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың, - ди предприятиенең генераль директоры урынбасары Эдуард Юнысов.

Шушы көннәрдә "Чаллы икмәге"ннән килгән Кыш бабай 3 яшьлек Динар Чабдаровны - самокат, мультфильмнарга мөкиббән 11 яшьлек Илья Зинкичевны - планшет, 12 яшьлек Данил Филипповны компьютер өчен уеннар клавиатурасы, 13 яшьлек Алия Шәйхетдинованы - Гарри Поттер могҗизалары турындагы китаплар сериясе, 15 яшьлек Ильяс Бәхтиевне күптән хыялында йөрткән кәрәзле телефон белән куандырган. Бүгенге көнгә 300гә якын бала Яңа ел бүләкләренә ия булган. Моннан тыш, 26 декабрь көнне "Чаллы икмәге" АҖ кибетләре янында Чыршы бәйрәмнәре уза. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен кызыклы бәйгеләр, викториналар, ә иң тапкырларны бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр көтә.

Хәйрия акцияләре бөтен шәһәр күләмендә уза дисәк тә, арттыру булмас. 10 декабрьдән 21енә кадәр чорда студентлар советлары авыр шартларда тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бүләкләре җыюны оештырды. "Яңа ел хыялы" дип аталган әлеге акция Кама медицина үзәгендә зур концерт белән тәмамланды. Ә 24 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы биредә дәваланучы 100дән артык балага Яңа ел бүләкләре өләштеләр. Тантаналы да, җылы да бәйрәмгә ямь өстәп, шәһәребезнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

13 ел дәвамында чаллылыларның хөрмәтен, ярдәмгә мохтаҗларның ихлас рәхмәтен яулаган әлеге акцияне үткәрүдә быел да политехник, педагогия, техник көллиятләр, "ТИСБИ", ИЭУиП, ПовГафксит, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты һ.б. белем бирү учреждениеләре, шулай ук "Нур" яшьләр үзәге зур ярдәм күрсәтте. Шушы вакыт эчендә 1000нән артык баланың хыялы чынга ашкан. Студентлар советы бүген дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның Кыш бабайга атап язган хатларын кабул итә.

Бу көннәрдә шулай ук "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе кысаларында "Круговорот" кафесында Чыршы бәйрәме узды. Анда тормыш шартлары авыр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 21 баланы бәйрәм өстәле артында кунак иттеләр. Өстәвенә, заманча музыка астында дискотека да оештырылган иде. Балалар һәм яшүсмерләр рәхәтләнеп күңел ачты. Әлеге бәйрәмне мәгариф идарәсенең яшьләр эшләрен оештыру бүлеге ярдәме белән ТР балалар һәм яшьләрнең социаль инициативаларын үстерү үзәге "Ирекле территория" активистлары оештырды.

Игелек кылуга, шәфкать-мәрхәмәткә чикләр юк. Һәркайсыбыз булдыра алганча, янәшәбездә, бер подъездда, бер йортта яшәүче шундый гаиләләргә, физик мөмкинлекләре чикле хәлдә, җан тырмашып яшәргә тырышучы балаларга ярдәм кулы сузсак, аларның күңелен җылытып кына калмабыз, үзебезнең күңел офыклары да киңәер, сафланып, пакьләнеп калыр. Бу уңайдан, безнең редакция иҗат төркеме ярдәме белән финалга чыгып, "Жемчужина Татарстана" бәйгесендә меңләгән инвалид балалар арасында өченче мактаулы урынга лаек булган Анастасия Мәрдәнованы ихлас күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз. Аның күз яшьләре белән җиткергән ихлас рәхмәтен ишетү барыбыз өчен дә иң зур бүләк.

Рәзинә Насыйбуллина.

Рәсемдә: "Ирекле территория" яшьләр җәмәгать берләшмәсе әгъзалары социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев