Яңа елда – 36 мең автомобиль
2017 елда "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте 36 мең автомобиль җитештереп сатарга җыена. Аның 6 меңен чит илләр базарына чыгарырга планлаштыралар.
"Беренче чиратта, үзебез өчен традицион базарларда эшебезне дәвам итәбез. Яңалары турында сөйләгәндә, бу - Иран, Мьянма, Индонезия, Малайзия, Колумбия, Чили, Уругвай, Парагвай. Шулай ук "КАМАЗ"ларның Иранда һәм Вьетнамда җыюны да яңартырга уйлыйбыз", - ди автогигантның генераль директоры Сергей Когогин.
КАМАЗның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2016 елда автогигантта җитештерүне модернизацияләүгә 6,5 милиард сумнан артык инвестиция кертелгән, ә 2017 елда үсеш өчен 20 миллиард сум акча тотарга җыееналар. Сергей Когогин әйтүенчә, , автогигант төзелеше елларын исәпкә алмаганда, мондый сумма "КАМАЗ" тарихында беренче тапкыр үзләштерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев