Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елда балалар сөенсен!

Чаллы хакимияте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына яңа ел бүләкләре алу өчен 6,547 миллион сум акча тоткан. Барысы 21 538 бала Кыш бабай күчтәнәчен алачак. Алай гына да түгел 19 декабрьдән башлап шәһәрдә хаким чыршысы бәйрәмнәре башланып китә. Ул 28 енә кадәр дәвам итә һәм көненә ике тапкыр күңелле әкияти тамаша...

Чаллы хакимияте бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең балаларына яңа ел бүләкләре алу өчен 6,547 миллион сум акча тоткан. Барысы 21 538 бала Кыш бабай күчтәнәчен алачак. Алай гына да түгел 19 декабрьдән башлап шәһәрдә хаким чыршысы бәйрәмнәре башланып китә. Ул 28 енә кадәр дәвам итә һәм көненә ике тапкыр күңелле әкияти тамаша белән бара. Беренче чиратта хаким чыршысына инвалид балалар, мохтаҗ гаиләләрдә үсүче сабыйлар аннан уку алдынгылары, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар чакырыла. Татлы бүләкләрнең күбесе шушы чарада тапшырылачак.

Бәйрәм көннәрендә һәм каникулларда исә Чаллы театарлары, мәдәният сарайлары коллективлары балалар өчен кызыклы тамашалар, күңел ачу чаралары әзерләделәр.Мәсәлән, Чаллы татар дәүләт драма театры "Урман клаб" дигән әкият күрсәтергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев